Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2015

Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумы сессияләрендә катнашты

Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумының ике сессиясендә катнашты.

«Энергитика геоикътисады» сессиясендә катнашучылар геосәясәттәге үзгәрешләренең энергетика базарларына йогынтысы буенча фикер алыштылар. Сессия спикерлары арасында Россия Федерациясе вице-премьеры Аркадий Дворкович та чыгыш ясады. Ул белдергәнчә, нефтькә бәяләр түбән булганда да, нәтиҗәлелекне арттырган очракта, табыш алырга мөмкин, Россия шул юнәлештә бара.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Бөтендөнья финанс тотрыклылыгы» дискуссиясендә катнашты, анда кризистан соңгы икътисади реформаларның бөтендөнья финанс системасы тотрыклылыгына йогынтысы буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20