Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.10.2015

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда сакчыл җитештерү буенча халыкара конференцияне ачты

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда сакчыл җитештерү буенча халыкара конференцияне ачты Чаллыда "Сакчыл җитештерү. Җитештерүчәнлекне арттыру һәм чыгымнарны киметү" II Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаша.

Конференция кысаларында кунаклар сакчыл предприятиеләр, сакчыл җитештерү буенча басма продукция һәм "КАМАЗ" ГАҖның яңа техника күргәзмәсен карады, ул предприятиенең двигательләр заводында оештырылган иде.

Конференцияне ачып, Рөстәм Миңнеханов республикада "КАМАЗ" җәмгыяте тарафыннан сакчыл җитештерүне үзләштерүнең аерым ролен ассызыклады. "Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Россиянең Лин-технологияләрне уңышлы үзләштерүче лидер төбәкләренең берсе санала. Татарстан Россия Федерациясендә "Сакчыл җитештерү" системасы һәм принципларын кертү буенча махсус программа кабул ителгән һәм тормышка ашырган беренче субъект булды, - дип билгеләп үтте ул. - Бүген лин-технологияләрне безнең 160тан артык предприятие һәм оешма кертә. Алар арасында лидерлар да бар: "КАМАЗ", "Татнефть", "ЕлАЗ", "КМПО", "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "ПОЗиС", "Казан электр техникасы заводы" һәм башкалар", -  диде ТР Президенты. 

"Сакчыл җитештерү. Җитештерүчәнлекне арттыру һәм чыгымнарны киметү" II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә сакчыл җитештерү инструментлары нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проблемалары, шулай ук Россия предприятиеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда дәүләт, җәмәгать һәм коммерция структуралары хезмәттәшлеге роле хакында фикер алышыначак. Чарада Россиянең 18 төбәге, шулай ук Германия һәм Япониядән 440тан артык делегат катнаша.

Оештыручылар бик бай программа әзерләгән. Әйтик, "КАМАЗ" ГАҖ, «Даймлер AG», "Алнас" ААҖ, "Берләштерелгән судно төзү корпорациясе" АҖ топ-менеджерлары, вуз вәкилләре доклад белән чыгыш ясаячак. Бер үк вакытта двигательләр заводында сакчыл җитештерү буенча II Бөтенроссия олимпиадасы уза, түгәрәк өстәлләр эшли.

"КАМАЗ" генераль директоры Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, җитештерү системасы Россиядә иң яхшылардан саналаган предприятие инде ничә еллар сакчыл җитештерүне гамәлгә кертү буенча тәҗрибәсе белән уртаклаша.

Чара кысаларында РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга сакчыл җитештерү менеджменты системасына туры килү сертификатын тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20