Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Чаллының үсеш потенциалы зур”

 Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәһәр активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, илдәге катлаулы икътисадый хәл республика тормышында да чагыла һәм бигрәк тә автомобиль төзелешендә. Бүген “КАМАЗ”га Россиядә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә урнашкан 150дән артык оешма керә, диде ул. Чиктәш тармаклар белән бергә, автомобиль төзелешендә эшләүче кешеләр саны 52 меңнән артык, шуңа күрә дә “КАМАЗ”дагы хәлләр турыдан-туры бөтен шәһәрнең социаль хәлендә чагыла, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

«Шуңа ңа карамастан, автогигантка ярдәм буенча федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә күп чаралар күрелә: җитештерүне күләмле модернизацияләү уздырыла, яңа базарлар эзләү дәвам итә. Болар бар да безнең перспективабыз яхшы, коллективларыбыз куәтле икәнне раслый», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Чаллы – Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә стратегик шәһәр.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада бүген эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла: «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы, «ТАИФ-НК» заманча нефть эшкәртү комплексы, «Аммоний» аммиак, метанол һәм гранулаланган карбамид җитештерү комплексы.

Масштаблы проектларның күбесе Кама кластеры территориясендә гамәлгә ашырыла, ул якындагы 10 елга республика икътисадын үстерүнең төп ноктасы итеп алынды, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. «2020 елга сәнәгать җитештерү күләмен 3 мәртәбә –2 трлн сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Кластер үзәге – Чаллы шәһәре. Бу шулай ук бик зур әһәмияткә ия», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыкалганча, бүген әле бурычларның бөтен бер комплексы хәл ителмәгән килеш кала. Без проблемалы урыннарыбызны беләбез һәм аларны хәл итәргә тырышабыз, дип ышаныч белән әйтте ул.

Шуннан соң чаллылыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды, аларның кайберләренә Татарстан Республикасы мактаулы исемнәре бирелде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20