Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.05.2016

Рөстәм Миңнеханов Чехия Президентын Россиягә чираттагы сәфәре барышында Татарстанга килергә чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты.

Очрашу Земанның Прагадагы резиденциясе - Пражский Град кальгасында узды. Аның барышында ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек, кайбер уртак проектларны тормышка ашыру турында сөйләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга Россия Федерациясенең динамикалы үсеш кичерүче төбәкләренең берсе буларак Татарстан белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең белән безнең хезмәттәшлекнең хәзерге хәле һәм перспективалары турында фикер алмашу безнең өчен зур мәртәбә, - диде ул. - Россия белән Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан-Чехия элемтәләрен үстерүдә сезнең һәм Чехия хөкүмәте ярдәмен югары бәялибез".

Очрашу барышында Миңнеханов билгеләп узганча, хәзерге сәяси һәм икътисади хәл ике яклы элемтә һәм сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрдә чагылыш таба. Аның сүзләренчә, иң беренче чиратта, икътисадтагы хезмәттәшлекне саклап калырга, тышкы сәүдә әйләнешен арттырырга, шулай ук мәдәният, фән һәм мәгариф, туристлык өлкәсендә мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк.

ТР Президенты, аерым алганда, Чехия җитәкчелегенә агымдагы елның 28 апрелендә Казан белән Прага арасында  туры авиаэлемтә ачкан өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук әңгәмә барышында төбәк дәрәҗәсендәге, аерым алганда, Татарстан Республикасы белән Чехиянең Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлекнең әһәмитен ассызыклады.

Р.Миңнеханов агымдагы елның апрель аенда ул Татарстан делагацисе белән Көньяк Моравия краенда эш сәфәре белән булуын искәртте. Сәфәр кысаларында Брно шәһәрендә Чехия-Татарстан эшлекле форумы, шулай ук Чехия бизнесы вәкилләре белән кайбер эшлекле осрашулар һәм сөйләшүләр узды.

Ул чакта, апрель сәфәре барышында, Прагада Чехия Республикасы Сенаты рәисе Милан Штех һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Млдаек белән очрашулар үтте, дип искә алды Рөстәм Миңнеханов. "Татарстан белән Чехия расында хезмәттәшлек өчен яхшы механизмнар булдырылган, - диде ТР Президенты. - Без төрле тармакларда уңышлы хезмәттәшлек итәбез".

Рөстәм Миңнеханов Чехия Президентын Россия Федерациясенә чираттагы сәфәре барышында Татарстанга килергә чакырды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20