Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2016

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы сессияләрендә катнаша

Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумы сессияләрендә катнаша Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Давоста (Швейцария) Бөтендөнья икътисади форумы чаралары кысаларында "Дөнья тирәли ягулыксыз һәм куркусыз" сессиясендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аннары чималга бәйле икътисадларда бөтендөнья икътисадый ситуациясенең бизнеска йогынтысы турындагы тикшеренүләргә багышланган «Файдалы казылмалар өчен яңа эра» сессиясе уздырылган.

Форум кысаларында 300дән артык сессия булуы көтелә.Бөтендөнья икътисади форумы-2016 чараларында катнашу өчен 2,5 меңнән артык югары звено лидерлары, аерым алганда, 40тан артык дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы, 1 меңгә якын халыкара компания җитәкчеләре җыелган.

Давоста Россия делегациясен РФ вице-премьеры, Россия Президентының Ерак Көнчыгыштагы Тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев җитәкли. Форумда "Россия өчен фаразлама" дигән аерым секция оештырыла, анда Юрий Трутнев, РФның элеккеге финанслар министры Алексей Кудрин, "Внешэкономбанк" башлыгы Владимир Дмитриев чыгыш ясаячак. Моннан тыш, сессия һәм панель дискуссияләрдә РФның Ерак Көнчыгышны үстерү министры Александр Галушка, Саклык банкы президенты һәм идарә рәисе Герман Греф, "Северсталь" директорлар советы башлыгы Алексей Мордашов, "Система" АФК Директорлар советы рәисе Владимир Евтушенков, "Роснано" җитәкчесе Анатолий Чубайс һәм башкалар катнаша.

Глобаль темалардан форумда климатик үзгәрешләр һәм мигрантларга бәйле проблемалар да күтәреләчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20