Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.01.2016

Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы кысаларында берничә чарада катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы - 2016 кысаларында берничә чарада катнашты. 

Искәртеп узабыз: Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы 20-23 гыйнвар көннәрендә үтә, төп тема - "4 нче сәнәгать революциясен үзләштерү". Моннан тыш, төбәкләр иминлеге, климат үзгәрүе, эре күпләп сату товарлары буенча вәзгыять һәм башка мәсьәләләр турында сүз бара.   

Аерым алганда, бүген "Евразия һәм хәзерге заман ефәк юлы" сессиясе (Congress Centre, Aspen 2) үткәрелде. Анда катнашучылар Яңа ефәк юлы проектының гамәлгә ашырылу барышы, Евразиянең төбәк үсеше перспективалары турында сөйләштеләр.   

Ефәк юлы проекты бүген Россия белән Кытай өчен генә түгел, ә глобаль икътисадка керүче башка илләр өчен дә мөһим, чөнки ул дөньядагы тулаем эчке продуктның 50 проценты җитештерелә торган һәм энергиянең ачыкланган запасларының 75 проценты булган территорияне били. Әлеге сессия безнең ил бизнесы өчен аеруча кызыклы.   

Аннары "Европа киләчәге" сессиясе үтте, анда Европаның хәзерге сәяси полярлашу һәм иминлеккә янаулар шартларында ничек үзәрә алуы, Европа Берлеге нигезләре ничек ныгытылырга мөмкин дигә мәсьәләләр турында сүз барды.  

Давостагы форум кысаларында шулай ук "Киләчәк мәгариф: Билгесезлек дәресләре", "Яңа энергетика тизезләмәсе", "Кытайда эшләнгән" брендының киләчәге" сессияләре үтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20