Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.01.2015

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ икътисади үсеш министры урынбасары - Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе Гөлнара Сергеева да катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белән Ольга Дергунова Татарстан белән Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык хезмәттәшлеге турында фикерләште. Татарстан Президенты федераль агентлыкның республикада уңышлы эшләвен билгеләп үтте һәм яңа җитәкче килгәч Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе эшчәнлеге тагын да нәтиҗәлерәк булыр дигән ышаныч белдерде.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20