Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2018

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны вазифасыннан азат итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинны эшеннән азат итте. Бу турыда журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген Татарстан Президенты Боерыгы белән Тәлгать Абдуллин, башка эшкә күчү сәбәпле, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры вазифасыннан азат ителде», — диде Лилия Галимова.

«Тәлгать Абдуллинның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, аңа башка вазифа тәкъдим ителәчәк. Бу турыда өстәмә хәбәр итәрбез», — дип әйтте Кремльнең рәсми вәкиле.

Тәлгать Абдуллин Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондын 1997 елдан бирле җитәкләде.

(«Татар-информ»)

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!