Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2015

Рөстәм Миңнеханов Дублинда Google һәм Ding компанияләре офисларында булды

Рөстәм Миңнеханов Дублинда Google һәм Ding компанияләре офисларында булды

 Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Дублинда (Ирландия) Google Европа штаб-квартирасында булды.
Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларына Дублинның тарихи районында урнашкан күп катлы бина буйлап экскурсия оештырдылар. Компания офислары дизайнерлар тарафыннан бизәлгән функциональ пространстводан гыйбарәт, аларга белем алу үзәге, конференц-заллар, сөйләшүләр алып бару бүлмәләре, шулай ук рестораннар, микрокухнялар, күп сандагы коммуникацион блоклар һәм башкалар керә. Мондагы киңлек эш өчен, шулай ук ял өчен дә кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган.
Европада Google эшчәнлеге турында махсус тәкъдир итү барышында компания җитәкчелеге вәкилләре сөйләде. Компаниянең Ирландиядәге офисы 2003 елдан бирле эшләп килә. Google белегечләренең эше Ирландия Хөкүмәте өчен дә, шулай ук бизнес-бергәлекләр өчен дә кирәкле.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук смартфоннар өчен Google гарнитурасының (Google Glass) ничек эшләвен күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов тагын Дублинда Ding компаниясендә булды. Ул – Ирландиянең иң инновацион һәм бик тиз үсүче технологик компаниясе.
Бу процессинг компания мобиль телефон хисабын Интернет челтәре аша тулыландыру хезмәтләре күрсәтә. Бүген Ding компаниясе белән бөтен дөнья буйлап 350 мобиль элемтә операторы хезмәттәшлек итә, барысы 130 ил. Россиядә Ding партнеры – Qiwi («Киви») компаниясе, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20