Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2015

Рөстәм Миңнеханов Дублинда InnaLabs компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Дублинда (Ирландия) InnaLabs компаниясе офисында булды.
InnaLabs компаниясенә 2011 елда нигез салынган һәм ул аэрокосмик, оборона, нефть чыгару тармаклары, энергетика, автоматика һәм робот техникасы өчен, шулай ук транспорт тармагы өчен кирәкле һәм төгәллеге бик зур булган югары технологияле акселерометрлар һәм ышанычлылыгы зур һәм файдалану срогы озын булган каты җисемле вибрацион гироскоплар җитештерә.
Компаниянең Ирландиядәге офисында 100дән артык хезмәткәр эшли, компаниянең 30 халыкара патенты бар.
Рөстәм Миңнеханов өчен компания эшчәнлеге презентацияләнде, шунда InnaLabs вәкилләре компания тарихы һәм аның киләчәк үсеше турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов компаниянең җитештерү цехларын карап чыкты. Аның сүзләренчә, InnaLabs продукциясе республиканың кайбер предприятиеләре өчен кызыклы булырга мөмкин.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20