Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2015

Рөстәм Миңнеханов Дублинда «Тринити колледж» уку йортында булды

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Дублинда «Тринити колледж» уку йортында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Ирландия башкаласына ике көнлек эш сәфәре кыла (2015 елның 29-30 июне).
Бу уку йортына 1592 елда Королева Елизавета I нигез салган һәм көллият Дублин университетының бер өлеше булып тора. «Тринити колледж» (TCD) һәм Дублин Университеты – Ирландиянең борынгы һәм абруйлы югары уку йорты. Көллият исә – Бөекбританиядән читтә урнашкан, инглиз телендә сөйләшүче дөньяның җиде иң борынгы университетларның берсе.
«Тринити колледж» Дублин үзәгендә урнашкан, мәйданы 190 мең кв м
Көллият составына CRANN – Адаптив наноструктуралар һәм наноматериаллар фәнни-тикшеренү үзәге дә керә.
Рөстәм Миңнеханов уку йортының структурасы белән танышты, «Тринити колледж» китапханәсендә булды. Ул бөтен дөньядагы иң борынгы китапларның төп нөсхәләре урнашкан китапханә залларын карап чыкты.
Экскурсия барышында Рөстәм Миңнеханов мондагы китаплар саны, аларны саннарга һәм электрон рәвешкә күчерү мөмкинлекләре белән кызыксынды.
Мәртәбәле кунаклар китабына Рөстәм Миңнеханов, «Тринити көллият»кә киләчәктә дә уңышлар һәм талантлы студентлар теләп, язу калдырды.
«Ирландиянең борынгы уку йортларының берсендә күргәннәрем мине гаҗәпләндерде, - дип язды Рөстәм Миңнеханов. – Монда инновацияләрнең һәм заманча укыту методикаларының динамик үсеше һәм гамәлгә кертелүе белән янәшә иң яхшы классик университет белеме традицияләре сакланып калган».
Аннары Рөстәм Миңнеханов CRANN – Адаптив наноструктуралар һәм наноматериаллар фәнни-тикшеренү үзәгендә булды. Үзәкне CRANN директоры профессор Стефано Санвито тәкъдир итте.
Стартап мисалында Стефано Санвино ике эшләнгән проект турында сөйләде, берсе – «Энергия челтәрләренең бүлү подстанцияләренә дистанцион мониторинг» һәм икенчесе – югары технологияле медицина җайланмалары җитештерү буенча Cellix компаниясе проекты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20