Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.08.2017

Рөстәм Миңнеханов Эдуард Илларионовка (үлгәннән соң) Батырлык орденын тапшырды

Республика көне алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру безнең өчен традициягә әйләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә бара торган тантанада белдерде. Биредә барлыгы 44 кеше бүләкләнә.

Рөстәм Миңнеханов көндәлек намуслы, фидакарь хезмәте белән республика данын күтәргән хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткереп, бүләкләнүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

«Бүген Татарстан Республикасы зур мөмкинлекләргә ия төбәк булып санала. Икътисади үсешкә галимнәр һәм предприятие коллективлары өлеш кертә. Сезнең үз эшегезгә мәхәббәтегез һәм актив гражданлык позициягез нәтиҗәсендә, без икътисад, нефть химиясе, урман һәм авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә куәтле стратегик проектларны гамәлгә ашырабыз», — дип билгеләп узды Президент.

Батырлык ордены белән Эдуард Илларионов (үлгәннән соң) бүләкләнде. Эчке хезмәт капитаны бүләген аның әнисе Фаина Илларионова һәм бертуганы Алексей Илларионов кабул итеп алды.

Белешмә өчен: Эдуард Илларионов янгынга каршы федераль хезмәттә эшли. Эш дәверендә үзен яхшы белгеч итеп күрсәткән. Янгыннарда һәм өйрәнүләрдә тәвәккәллеге, каһарманлыгы белән аерылып торган. 2017 елның 24 мартында Казан дары заводында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Көчле шартлау аркасында алган җәрәхәтләрдән Илларионовның гомере өзелә.

Алга таба «Ватан каршындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале, мактаулы исемнәр бирелде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!