Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.12.2015

Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе-2015” республика конкурсы лауреатларын бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе-2015” республика конкурсы лауреатларын бүләкләдеКазанда “Корстон” комплексында “Ел җитәкчесе-2015” XV республика бәйгесе лауреатларын бүләкләделәр. Предприятиеләре, оешмалары белән идарә итеп абруй казанган 26 җитәкчене Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Чарада, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шаймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, РФ ФҖ Федерация Советының Татарстаннан әгъзалары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль идарәләре башлыклары, муниципаль берәмлекләр, кече һәм урта бизнес җитәкчеләре, дини конфессия вәкилләре, фән, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучылар алдында чыгышын узып баручы елга кыскача йомгак ясау белән башлады. Ул республика директорларының Татарстанның социаль-икътисади үсеш бурычларын хәл итүгә керткән өлешен ассызыклап: “Бирегә производство командирлары җыелган. Республиканың ныклыгы, иминлеге бүген халыкны эш белән тәэмин итүдән тора. Татарстан – безнең Идел буе федераль округында иң күпләп салым түләүче. Әлбәттә, тагын да яхшырак эшләргә телибез, инвестицияләр эзлибез. Шулай да, безнең база – ул безнең үсеш алган предприятиеләр. Күпкә авыррак чорларны узган булды, - сынмадык, сыгылмадык, нык тордык. Менә шундый ук чыдамлык, бердәмлек булырга тиеш республикабызда. Яңа ел алдыннан барыбызга уртак эш өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - дип белдерде Р. Миңнеханов һәм шактый катлаулы чорда киләсе елның уңышлы булуын теләде.

Рөстәм Миңнеханов бәйгедә җиңүчеләрнең Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе карары нигезендә сайлап алынганын билгеләп узды. Конкурска 1 меңгә якын заявка бирелгән булган.

Аннан соң Президент 26 җиңүче һәм лауреатны бүләкләүгә күчте.

Илдар Халиков чыгышында 2015 нче елның Парк һәм скверлар елы булып игълан ителүен искәртте. “Шундый кыска вакыт эчендә республикада 140 яңа яшел зона һәм ял урыны барлыкка килер дип беркем уйламады. Бу чын мәгънәсендә гомумхалык эше булды. Бүген җитәкчеләре шушы залда булган предприятиеләрнең һәркайсы әлеге әһәмиятле социаль проектта катнашты. Еш кына җитәкчеләре үзләре үк эскәмия, брусчаткаларны һәм башкаларны алмаштырды”, - диде ул. Хөкүмәт башлыгы яңа парклар һәм скверлар ачылганда малай һәм кызларның, ата-аналарның, әби-бабайларның күзләрендәге шатлык очкыннары күңелгә ятышлы булуын билгеләп узды. Бу хезмәтегез өчен төп бүләк, дип  канәгатьлек белдерде Премьер-министр.

Аннан соң Илдар Халиков парк территорияләрен төзекләндерү, ямьләндерүгә актив өлеш керткән предприятие җитәкчеләренә “Парк химаячесенә” сетификатын тапшырды.

Алга таба сәхнәгә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев чыкты. Ул ел саен иң яхшы җитәкчене билгеләп үтүнең күркәм традициягә әйләнүен искәртте. “Аерым кеше яхшы, өлгер булырга да мөмкин, әмма тулы бер коллективны осталык белән кулда тота белү – Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт. Мондый уңышлы җитәкчелек – көндәлек тырыш хезмәт, намус эшчәнлек нәтиҗәсе. Табигатьтән бирелгән, ата-анадан күчкән шушы сәләтегезне республика иминлеге бәрабәренә кулланасыз икән, сезгә моның өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт”, - дип Минтимер Шәймиев уңышлы идарә итә белүче җитәкчеләрнең Татарстан горурлыгы булуына басым ясады. Ул катлаулы еллар уза баруын, безнең инде беренче кризисны гына кичерүебез түгеллеген искәртте.

Дәүләт Киңәшчесе җитәкчеләрнең республиканың изге урыннарын, тарихи һәйкәлләрен торгызуга да саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. “Берничә ел элек без рухи күтәрелешкә тотындык һәм халык күңелләрендә уңай яңгыраш таптык. Теләк, бердәмлек, уртак омтылышлар булганда, әллә нәрсәләр эшләп була икән. Бу үсеп килүче буын өчен бик яхшы үрнәк”, - диде ул. М. Шәймиев Казан Кремле һәм Болгар комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелүен, хәзер Зөя утрау-шәһәре объектлары буенча номинацияләр әзерләнүен искәртеп үтте.

Минтимер Шәймиев Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча Татарстан җитәкчелегенең бик күп эш башкаруын билгеләп узды. “Яңарыш” фонды оешуга, халык моны үзенең кадерле эше итеп кабул итте. Бөтен кеше кушылды. Җитәкчеләребез, халкыбыз алдында моның өчен баш иям. Бу дөнья күләмендәге, Россия һәм Татарстан масштабларындагы горурлык. Рәхмәт сезгә!” – дип, Минтимер Шәймиев ихлас сүзләрен ирештерде.

Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Президентының агымдагы елның 4 нче ноябрендә имзалаган Указы нигезендә, Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачагын һәм Болгар ислам академиясе төзеләчәген зур тарихи вакыйгага тиңләде. Аның фикеренчә, катлаулы чорда шушы эшләргә тотыну аның кадерен тагын да арттырачак.

Аннан соң Минтимер Шәймиев предприятие һәм оешма, төрле ведомство җитәкчеләренә, муниципаль берәмлек башлыкларына, Хәйриячеләр китабының 6 нчы томын һәм "Яңарыш" Республика фонды Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20