Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2015

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән - Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстам Миңнеханов эш сәфәре белән - Дубайда. Сәфәрнең төп максаты - халыкара инвестицион форумда (Annual Investment Meeting, AIM-2015) катнашу, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Р.Миңнехановны Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәрендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, туристлык буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рөстәм Кәбиров һәм башкалар озатып йөри.

Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар һәм Марокконың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр уздырырга ниятли.

Дубайда әлеге инвестицион форум 2015 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр уздырыла. Ул халыкара стратегик хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән һәм тупланган тәҗрибәне уртаклашып, чит ил инвесторлары өчен тәкъдимнәр күрсәтү мөмкинлеген бирә.                   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20