Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2015

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Дублинга килде

 Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә кич эш сәфәре белән Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә килде.
Дублинда булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Ирландия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак, «Google - Europe» компаниясендә булачак, Ding компаниясе, шулай ук башка инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән танышачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт, Ирландия Чит илләр һәм сәүдә дәүләт министры – Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия комитетының хөкүмәтара рәистәше Шон Шерлок һәм башкалар белән очрашуы планлаштырыла.
Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының шулай ук Ирландия экосистемасын һәм Ирландия стартаплары инфраструктурасын презентацияләүдә, Илкүләм санлы фәнни-тикшеренү институтын (NDRC) тәкъдим итүдә катнашулары көтелә.
Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре 2015 елның 29-30 июньнәрендә булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20