Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2015

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Хельсинкига килде

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (15, 16 ноябрь) эш сәфәре белән Финляндия Республикасына килде.

Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласы Хельсинкида булганда очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрер дип көтелә. Аерым алганда, Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашу планлаштырылган.

Иртәгә, 16 ноябрьдә, Рөстәм Миңнеханов Аалто унеиверситетында була, Финляндиянең "Design Factory" урта һәм кече IT-компаниеләре үсеше өчен акселератор эшчәнлеге белән таныша, Startup Sauna бизнес-акселераторын күздән кичерә, анда исә эшкуарлыкка ярдәм проектлары һәм программалары презентацияләнә.

Болардан тыш, Рөстәм Миңнеханов Финляндия - Татарстан эшлекле форумында катнашачак, моның өчен Россиянең Финляндиядәге сәүдә вәкиллеге сайланган.

Бүген, Хельсинкига килү белән, Татарстан Президенты Финляндиянең Татар рухи-мәдәни үзәгенә китте, анда Финляндия татарлары җәмгыяте вәкилләре белән очрашу була.

Шул хакта хәбәр иткән ТР Президенты матбугат хезмәте Татарстан Республикасы делегациясе составында Хельсинкида ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һ.б. катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20