Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.11.2017

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Лондонга килде

Рөстәм Миңнеханов кичә эш сәфәре белән Лондонга килде. Әлеге эш сәфәре кысаларында президент III Россия-Британия бизнес-форумының пленар утырышында катнаша. Бу хакта президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бизнес-форум Россия һәм Бөекбритания арасында ИТ-технология, нефть һәм газ химиясе, медицина, туризм һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Бизнес-форумнан тыш Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиянең Парламентын һәм Уинстон Черчилль музей-бункерында булырга планлаштырган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!