Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.05.2017

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мюнхенга килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә кич эш сәфәре белән Германия Федератив Республикасының Мюнхен шәһәренә килде. Аэропортта Татарстан Президентын Россия Федерациясенең Мюнхендагы генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.

Татарстан лидеры Германиядә ике көн булып, төрле эшлекле чараларда катнашачак. Бүген, 5 майда, Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашачак. Моннан тыш Президентның BMW музей үзәгендә булуы, Linde AG берләшмәсендә яңа проектлар белән танышуы, компания президенты һәм генераль директоры профессор, доктор Альдо Беллони белән очрашуы да планлаштырыла.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»