Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2015

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Перуда

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Перу башкаласы Лима шәһәренә эш визиты белән килде.  ТР лидеры эш сәфәрендә 26-27 май көннәрендә була, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов сәфәре программасында Перу эшлекле даирәләре белән очрашулар, Перу Экспортерлары ассоциациясе (ADEX) рәисе Эдуардо Аморрорту Велайос белән сөйләшүләр үткәрү көтелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Перу тышкы сәүдә һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Эдгар Васкез һәм Перу җитәкчелегенең башка рәсми вәкилләре белән очрашулары планлаштырылган. 

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы шулай ук "КАМАЗ" шассие нигезендә автобуслар җыела торган производствода булачак ("Мадас" заводы).

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашыр дип тә көтелә.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20