Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.06.2015

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургта

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә кич эш сәфәре белән Санкт-Петербургка китте.

Сәфәрнең төп максаты – XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу.

Санкт-Петербургка сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшү уздырачак, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләргә имза салу чарасында катнашачак.

Аерым алганда, форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә һәм «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутын булдыру кысаларында, мәгълүмат алмашу турындагы күпьяклы килешүгә имза салу планлаштырыла. Имза салучыларның берсе Татарстан Республикасы булачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән, Япония халыкара хезмәттәшлек банкы (JBIC) вәкилләре белән, WorldSkills International (WSI) җитәкчелеге һәм башкалар белән очрашачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашырга ниятли.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында, Россия инновацияле төбәкләре ассоциациясенең гомуми җыелышында катнашачак.

Рөстәм Миңнехановның Санкт-Петербургка эшлекле сәфәре 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Белешмә өчен:

XIX Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) 2015 елның 18-20 июнендә узачак. Форум кысаларында Энергетика компанияләре башлыклары саммиты, Яшь лидерлар форумы һәм Мәгълүмат агентлыклары саммиты булачак. Форумда беренче мәртәбә «Валдай» халыкара дискуссион клубы сессиясе узачак.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20