Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2015

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск шәһәрендә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Томск шәһәрендә, анда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең чираттагы утырышы уза.

Рөстәм Миңнеханов, Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе буларак, аның 5 еллыгына багышланган утырышны алып барачак һәм анда чыгыш ясаячак.   Моннан тыш, Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзаларына Ассоциацияне һәм Россия инновацион төбәкләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылачак.  

Томскка эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.          

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20