Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2016

Рөстәм Миңнеханов Эшмәкәрлек советының киңәйтелгән икенче утырышын үткәрә

Бүген Казанда Президент каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның икенче киңәйтелгән утырышы узачак. Анда 200 эшмәкәр катнашачак. Советның проект төркемнәренә кергән инициатив эшмәкәрләр үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен һәм проблемаларны хәл итү ысулларын күрсәтәчәк.

10 проект төркемдәге лидер эшмәкәрләр бизнестагы проблемаларны хәл итү ысулларын Татарстан Президентына тәкъдим итәчәк. Алар арасында дәүләтнең шәхси безнең белән хезмәттәшлеге, бизнесның административ киртәләрне үтүе, җиңеләйтелгән салым системасы буенча түләүләрне киметү ысуллары, шәхси һәм муниципаль балалар бакчаларында бертигез шартлар тудыру, күпкатлы йортларда кунакханәләр ачу мәсьәләләре бар.

Киңәйтелгән киңәшмәдә 200 дән артык эшмәкәр, бизнесменнарның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре директорлары, дәүләт органнары вәкилләре катнаша.

Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Массакүләм мәгълүмат чараларына теркәлү үтү мәҗбүри.

“Татар-информ” сайтында утырыштан онлайн трансляция оештырылачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20