Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2016

Рөстәм Миңнеханов: “Эшне дөрес итеп җайга салсаң, калдыклар да – бизнес”

 Казандагы "Корстон" комплексында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе уртак коллегия утырышы үткәрде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы, депутат Фатих Сибагатуллин, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Артем Сидоров, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Министрлыкның узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тоткан һәм быелга бурыч-максатлар билгеләгән министр Фәрит Абдулганиев, былтыр Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади стратегиясе кабул ителүен искәртеп, икътисад үсешенең экологиягә юнәлтелгән булуы шарт, бу юнәлештә әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең территориаль системасы мөһим роль уйный, дип ассызыклады. Аның әйтүенчә, бүген әлеге система дәүләт экология күзәтчелеген нәтиҗәле гамәлгә ашыру мөмкинлеген булдыра. Министрлык заманча спутник һәм лаборатор җиһазлар белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, былтыр автомобильләр һәм махсус җайланмалар паркы яңартылган, Татарстан территориясендә даими авиочышлар ясау мөмкинлеге бар. Һичшиксез, боларның барысы да министрлык эшчәнлеге нәтиҗәлелеген сизелерлек дәрәҗәдә арттырды, диде министр.

Фәрит Абдулганиев китергән мәгълүматларга караганда, дәүләт экологик контроль максатында үткәрелгән инспекторлык тикшерүләре нәтиҗәсендә былтыр Татарстанда ачыкланган хилафлыклар саны 7 меңнән артып киткәнлеге фаш ителгән, шулардан 96 проценты уңый якка хәл ителгән. 644 предприятие һәм оешма административ җаваплылыкка тартылган, суд карары белән 104 предприятие эшчәнлеге туктатылган. Министрлыкның хокук саклау органнарына тапшырылган материаллары буенча 10 җинаять эше кузгатылган.

2015 елда суд приставларына гомуми 5 млн сумга башкарма документлар юлланган. Әмма әлеге сумманың 13 проценты гына түләттерелгән. Бу уңайдан Фәрит Абдулганиев Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендәгеләргә әлеге юнәлештәге эшне көчәйтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Ул узган атнада министрлык Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалануын искәртеп, тиздән Россия салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән дә шундый килешү күздә тотыла, бу экологик күзәтчелек нәтиҗәлелеген күтәререгә һәм экологик түләүләрне җыюны арттырырга ирек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

Министр сүзләренчә, былтыр гомумтаралган файдалы казылмалар карьерларын рөхсәтсез эшкәртүнең 243 очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 37 оешма административ җаваплылыкка тартылган. Бу төр “кыргый” карьер урыннарының күпчелеге Баулы, Аксубай, Питрәч, Әлмәт һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында ачыкланган.

Фәрит Абдулганиев автомобиль ягулыгы салу станцияләрендә суднолор ягулыгы сату проблемасына тукталып, аның автотранспорт өчен куелган экологик таләпләргә туры килмәвенә басым ясады. Тиздән республикада әлеге проблема автомобиль транспорты өчен бу ягулыкны сатуны тулысынча тыю белән хәл ителергә тиеш, әмма бу мәсьәләнең хокукый яктан федераль дәрәҗәдә җайга салынуы шарт, диде.

Утырышта төп доклад белән Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та чыгыш ясады. Ул китергән саннарга караганда, былтыр идарә тарафыннан 411 тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә, табигатьне саклау законнарын бозуның 440 очрагы ачыкланган, шуларның 395е куелган вакыт эчендә хәл ителгән. 183 юридик зат, 258 вазифаи зат, 56 физик зат административ җаваплылыкка тартылган. Әлеге очракларның күпчелеге атмосфера һавасына, судан файдалану һәм калдыкларга туры килгән.

Гомумән алганда, былтыр әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен административ түләүләр хисабына ТР бюджетына 870,4 млн. сум акча кергән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге утырышта республиканың табигатьне саклау ведомстволарының узган елдагы эшчәнлегенә бәя биреп, алар тарафыннан зур күләмдә эш башкарылуын, шул ук вакытта табигать ресусрларыннан дөрес файдалану, аларны саклау һәм торгызу, татарстанлыларның экологик иминлеген күтәрү мәсьәләләренең көнүзәк булын ассызыклады. Ул Татарстанның индустриаль республика икәнлегенә игътибарны юнәлтеп, әйләнә-тирә мохиткә тискәре техноген йогынты да зур, дип билгеләп үтте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Рөстәм Миңнеханов 2016 елның ТРда Су саклау зоналары елы дип игълан ителүен искәртеп, республикабыз округтагы иң күп сулы төбәкләрнең берсе булып торса да, без бу байлыктан тулысынча файдаланмыйбыз, диде. Ул су саклау буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруның быел да Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында дәвам итәчәген искәртеп үтте. “Экологик күзәтчелек органнарына яр буе территорияләрендә төзелеш алып бару эшчәнлегенең законлылыгын тикшеренүне һәм контрольда тотуны арттырырга кирәк булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәлә уңаеннан. Аның сүзләренчә, соңгы 10-15 елда республикада каты көнкүреш калдыклары өчен 50ләп полигон булдырылды, әмма аларның тулу тепмлары шактый зур. Президент бу теманың җитдилеген, актуальлегенә игътибарны юнәлтеп, чүпне төрләргә аерып җыю, бу процеска халыкны җәлеп итү эшен дәвам иттерүнең мөһимлегенә басым ясады. Эшне дөрес итеп җайга салсаң, калдыклар да – бизнес, бу эшне системалы төстә алып бару кирәк, дигән фикердә ул.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында атмосфера һавасын саклау мәсьәләсенә дә тукталды.Ул июльгә кадәр “Евро 4” стандартлы ягулык әйләнешенең озайтылуын, Татарстанда “Евро 5” стандартлы мотор ягулыгының җитәрлек күләмдә җитештерелүен искәртте. Президент республикада автотранспорт өчен каралган экологик таләпләргә туры килми торган, аз ябышучан судно ягулыгы сату белән шөгыльләнгән автомобильгә ягулык салу станцияләре булуына игътибарны юнәлтте.

ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев докладында билгеләп үткәнчә, Татарстанда бүген шундый 84 ягулык салу станциясе ачыкланган. Рөстәм Миңнеханов бу төр ягулыкта күкертнең зур күләмдә булуын ассызыклап: “Без үз-үзебезне агулыйбыз, әлеге ягулык һаваны пычратып кына калмый, автомобильнең двигателенә дә зыян сала. Моның белән көрәшергә кирәк. Ачыкланган автомобиль ягулыгы салу станцияләре арасында зур фирмаларга караганнары юк. Эре компанияләр суднолар өчен каралган мотор ягулыгын сату белән шөгыльләнергә рөхсәт бирми”, – диде. Шул ук вакытта ул әлеге проблеманың Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча актуаль булуын билгеләп үтте.

Уртак көч куеп кына әйләнә-тирә мохитне яхшыртып булачак, дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Еллык коллегия утырышы ахырында ул тармакта аеруча танылганнарга Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20