Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2015

Рөстәм Миңнеханов FINA әләмен 2017 елда ДЧ хуҗабикәсе булачак Венгрия Премьер-министрына тапшырды

Рөстәм Миңнеханов FINA әләмен 2017 елда ДЧ хуҗабикәсе булачак Венгрия Премьер-министрына тапшырды Ике елдан Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә узачак. Бүген Казанда ФИНА чемпионаты-2015не ябу тантанасында FINA әләме Будапештка күчте.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ФИНА президенты Хулио Маглионе ФИНА әләмен Венгрия Премьер-министры Виктор Орбанга тапшырды. Соңгысы исә сүз алып: "Россия Дөнья чемпионатында 9 алтын медаль алды, чынлыкта исә аларның саны 10 га тигез, чөнки Татарстан чемпионатны югары дәрәҗәдә оештырган өчен алтын медальгә лаек. Без дә Будапештта чемпионатны бик яхшы итеп уздырырга тырышачакбыз", - дип ышандырды В. Орбан.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20