Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.11.2015

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президенты белән очрашты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында бүген Хельсинкида Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президентына очрашу өчен һәм тулаем әлеге визит барышында Финляндия җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

Ул хәбәр иткәнчә, Хельсинкига килгән Татарстан делегациясе составында – республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, Казан федераль университеты җитәкчелеге вәкилләре һәм башкалар.

Аннары яклар Россия-Финляндия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Финляндия арасында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фотосурәт ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20