Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2016

Рөстәм Миңнеханов: "Финляндия - Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе"

Рөстәм Миңнеханов: "Финляндия - Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе"Россия Федерациясе һәм Финляндия Республикасы хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр урнашкан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ханну Химанен әфәнде белән очрашуда хәбәр итте.


Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Финляндия делегациясен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Финляндия арасында күп юнәлешләр буенча эш алып барыла дип билгеләп үтте. Ул Илче әфәндегә Татарстан Республикасы делегациясенең Хельсинкига 2015 елның 15-17 ноябрендәге визитын оештыру өчен рәхмәт белдерде. Эш сәфәре кысаларындагы барлык чаралар да конструктив булды, диде Татарстан Республикасы Президенты. Финляндия җитәкчелеге белән очрашулар һәм сөйләшүләр, Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашу оештырылды.

Финляндия – Татарстан Республикасының чит илләрдәге әйдәүче партнерларының берсе, товар әйләнеше бик тиз кимүгә карамастан, безнең эшлекле мөнәсәбәтләребез югары дәрәҗәдә саклана, диде Рөстәм Миңнеханов. Финляндия компанияләре республика территориясендә торак йортлар һәм башка объектлар төзи, шул исәптән «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә дә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген яңа бизнес-проектлар булдыру, уртак предприятиеләр оештыру өлешендәге хезмәттәшлек аеруча әһәмиятле. Безнең АКШ, Европа илләре, Кытай һәм башка чит илләр партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәбез бар. Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, Финляндия бизнесының Россия базарына чыгу өлешендә Татарстан-Финляндия хезмәттәшлеге кызыклы һәм актуаль.

Финляндия компанияләре җитештерүнең югары стандартлары белән аерылып торалар һәм хезмәттәшлек күп кенә юнәлешләр буенча җайга салынырга мөмкин, болардан: машина төзелеше, энергетика, транспорт тармагы, төзелеш, югары технологияләр, мәгариф һәм фән. Аерым алганда, Финляндиядә белем бирү гадәттәгечә югары дәрәҗәдә, һәм моны үзара файдалы багланышларда файдаланырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Финляндия бүген киләчәк үсеш өчен яңа урыннар эзли һәм инновацияләргә, югары технологияләргә, технопарклар һәм индустриаль мәйданчыкларга зур игътибар бирә. Аларның тәҗрибәсе Татарстан Республикасы өчен кызыклы.

Аннары яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Искәртәбез, Татарстанда булуы вакытында Илче әфәнде К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров белән очрашачак, Иннополис инновацион шәһәрендә булачак, башка чараларда катнашачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20