Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.11.2016

Рөстәм Миңнеханов: Фуллереннар Татарстанда полимерлар индустриясен үзгәртергә мөмкин

Татарстанда нанокушылмалар ярдәмендә ясалган фуллереннар продукциясен чыгару һәм сынау буенча пилот мәйданы гамәлгә кертелергә мөмкин. Мондый тәкъдим бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында әйтелде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне “ТАИФ”, “Татнефть”, төзелеш комплексы һәм юл хуҗалыгы тармагы компанияләре, Казан федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты белгечләре катнашында тикшерергә йөкләде.

Сүз “Графит Фәнни тикшеренү институты” Мәскәү институты нефть-химия чималын эшкәртү белән шөгыльләнүче эре предприятияләрдә фуллереннарны куллану тәкъдиме турында бара. Бу углеводород модификациясе 1985 елда ачылган, соңгы елларда гына киң кулланыш таба башлаган. Фуллереннар полимер чималга әз күләмдә кертелеп, эшләнмәне яңа сыйфатлар белән баета. Шул рәвешле үзгәртелгән материаллар интеграль микросхемалар һәм микрочиплар, газ үткәрми торган өслекләр, сенсор экраннар ясауда кулланыла. Ә яңа полиуретан кулланыш параметрлары буенча пластмасс, металл, каучук һәм резина материалларыннан өстен тора. Хәрәкәтле һәм ышкылучы детальләрдә ышкылу көче 2,5 тапкыр азая, 2 тапкыр чыдамлыгы арта.

2017 елның февраль аенда “Графит Фәнни тикшеренү институты” белгечләре делегациясе килүе көтелә. Алар Татарстан предприятияләре белән бу мәсьәләне тикшерәчәк, дип планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов фуллереннар ТАНЕКО майларында, Түбән Кама шиналары кулланыш вакытын озайтуга, торбалар, полиуретан панель ясау юнәлешләрендә дә кулланыла ала, дип әйтте. Татарстан Президенты предприятие җитәкчеләренә яңа продукция линиясен булдыру, аны чит ил аналоглары белән сыйфаты һәм бәясе көндәш булырлык итеп ясау, чит ил базарларына чыгу кирәклеге турында белдерде.

Утырышта башка тәкъдимнәр дә тикшерелде. Казанның Гипронииавиапром гальваник җитештерү буенча эшләнмәләрен, Фрумкин исемендәге Фәннәр академиясе каршында физик химия һәм электрохимия Мәскәү институты электрон тизләткечләр кулланылган радиация технологияләрен, “АКСАЛЮТ” Казан компаниясе тегелгән күбекләнгән полиэтилен эшләнмәләрен тәкъдим итте. “Новомет” Пермь компаниясе Татарстанның нефть табу һәм нефть эшкәртүче предприятияләре өчен машина төзелешендә үз тәкъдимнәрен җиткерде. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20