Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2016

Рөстәм Миңнеханов, гамәлләре ММЧ тәнкыйтенә эләкмәгән төбәк башлыклары исемлегенә кергән

Алексей Кудринның Гражданнар инициативалары комитетының «Медиастандарт» фонды төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары тәнкыйтенә дучар булучылар индексын әзерләгән. Аларны губернаторлар адресына тәнкыйтьләр һәм аларның сыйфатына карап дүрт төркемгә бүлгәннәр.

Төбәк ММЧын финанслаганда, еш кына, губернаторлар турында тискәре мәгълүмат язмаска, дигән шарт куялар, әмма кайбер түрәләрне тәнкыйтьләү очраклары бар, шуңа күрә экспертлар губернаторларны тәнкыйтьләүне игътибар үзәгенә алды, дип аңлатма бирде «Медиастандарт» фонды җитәкчесе Дмитрий Казьмин.

28 төбәктә тәнкыйть юк диярлек (алар арасында - Мәскәү каласы, Мәскәү өлкәсе, Татарстан республикасы, Төмән өлкәсе), ә аларның 15 ендә (Сахалин, Калуга, Чиләбе өлкәләрендә) ММЧ да хакимиятне тәнкыйтьләү бөтенләй юк, дип билгеләп үтә экспертлар.

27 төбәктә (Чечня, Кырым, Башкортстан республикаларында, Псков һәм Киров өлкәләрендә) тәнкыйть күрсәткече түбән, 23 төбәктә уртача (Дагстан республикасы, Пенза өлкәсе, Санкт-Петербург каласы һәм Ленинград өлкәсе). Тәнкыйть буенча югары күрсәткечләре белән Карелия җитәкчелегендә бары тик 7 төбәк кенә "мактана" ала. Тикшеренүләр өчен 2015 елның ноябреннән 2016 елның апреленә кадәр чыккан ММЧ алынган, дип яза «Ведомости».

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20