Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.08.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Газпром” компаниясе республиканың күп кенә предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора”

 Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. Шулай ук, очрашу кысаларында, “Татарстан Республикасының “Газпром” энергетика компаниясе мәнфәгатьләрендә булган югары технологияле һәм импортны алмаштыручы продукциясен куллануны киңәйтү” проектының “юл карта”сы имзаланды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз, бүген, шулай ук, Алексей Миллерның Татарстанга эш визиты кысаларында, Татарстанның Югары Ослан районында Иннополисны сәгатенә 20 мең кубометрга кадәр күләмдә "зәңгәр ягулык" белән тәэмин итәчәк газүткәргечне һәм автоматлаштырылган бер газбүлгеч станцияне файдалануга тапшыру тантанасы узды. Шул рәвешле, "Елизаветино торак пунктына кадәр газүткәргеч" инвестицион проектының беренче этабы тәмамланды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Миллер очрашудан соң журналистларга үз фикерләрен җиткерде. “Бүгенге очрашу кысаларында “Газпром”га кызыклы булган төрле юнәлешләрне тәгаенләдек. Беренче чиратта, алдагы уртак эштә калыплашкан система булачагын билгеләп узарга телим. “Газпром” һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек, югары технологияле продукцияне, шул исәптән импортны алмаштыруга йөз тоткан продукцияне сатып алу күләмнәрен, арттыру буенча имзаланган килешү шушы максатка юнәлдерелгән”, - дип белдерде Миллер.

“Газпром” ширкәте башлыгы әйтүенчә, 2015 нче ел азагына кадәр Татарстанның барлык сәнәгый, фәнни, инновацион предприятиеләреннән “Газпром”га нәрсә тәкъдим итә алулары турында мәгълүматлар кабул ителәчәк. Алар өйрәнелеп, анализ ясалачак, аннары “Газпром” өчен кызыклы булган тәкъдимнәр исемлеге төзеләчәк.

Аннан соң “Газпром” өчен продукция һәм хезмәтләрне аттестацияләү, сертификатлаштыру этабы күздә тотыла. Предприятиеләр аттестация үткәч, реестрга кертелгәч, конкурс процедурасы нигезендә “Газпром” белән килешү төзү буенча эш башлана. Әмма Алексей Миллер конкурссыз гына, ягъни турыдан-туры килешү төзеләчәк искәрмә очраклар булырга мөмкинлеген дә инкарь итми.

Алексей Миллер шәрехләп узганча, Иннополис университеты җитәкчелеге “Газпром”га кызыклы булган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибәи-коструктор эшләре (НИОКР) өлкәсендә эш юнәлешен яхшы аңлый. “Без якын арада шушы блок өчен җаваплы булган департамент башлыгы университет җитәкчелеге белән очрашыр һәм НИОКР программасы буенча җентекле төстә фикер алышыр, без үз алдыбызга куйган бурычлар турында тулырак сөйләрбез, университет, үз чиратында, нинди эшләнмәләр ясарга әзер булуы турында сөйләр, дип сүз куештык”, - дип белдерде “Газпром” ширкәте башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополиска илтә торган газүткәргечнең беренче этабы файдалануга тапшырылуын искәртеп, Алексей Миллер тырышлыгы белән әлеге проектның кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылуын ассызыклады. “Шәһәрнең нигезе – яшәешне, тереклекне тәэмин итү тик бу газдан башка мөмкин түгел. Бүген газүткәргеч тә, автоматлаштырылган газбүлгеч станцияләр дә эшкә җайлашкан. Кышка тулысынча әзербез дип тулы җаваплылык белән әйтә алам”, - дип белдерде Татарстан лидеры. Ул Иннополисның, шул исәптән “Газпром” өчен дә зур потенциалга ия булуын ассызыклады.

Р. Миңнеханов бүген имзаланган “юл картасы”н стратегик документ дип атады. Аның әйтүенчә, ул безгә барлык ишекләрне ача. “Без “Газпром”ның якындагы 5-10 елга перспективалары нинди булуын белеп, шушы мәгълүматлар нигезендә техник бирем алачакбыз, шул ук вакытта, бу фәнебезне, сәнәгатебезне, белем бирү үзәкләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Бу бик җитди эш. Технологияләр, җиһазлар буенча кайбер чикләүләр шартларында да безнең ил үзен үзе тәэмин итәрлек булырга тиеш. Татарстан да бу мәсьәләдә җитди роль уйнап, “Газпром”ның ышанычлы партнеры булырга тиеш, хәер, бу гел шулай булып килде. Бүген “Газпром” компаниясе республиканың күп кенә предприятиеләре өчен эре заказчы булып тора”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.

“Газпром” ширкәте белән алдагы хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан лидеры алда зур эш торуын, уртак эшнең кайбер өлешләре тәгаенләнсә дә, җентеклерәк эш таләп ителүен ассызыклады. “Продуктны җитештереп кенә калмыйча, аны “Газпром” таләпләренә яраклаштырырга, сертификатлаштырырга да кирәк. Безнең өчен ышанычлы газ белән тәэминат – тотрыклылык һәм үсеш нигезе”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20