Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.10.2017

Рөстәм Миңнеханов General Electric компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискога эш сәфәре кысаларында General Electric компаниясе президенты һәм баш башкарма директоры Джон Фланнери (John Flannery) белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Джон Фланнери билгеләп үткәнчә, GE компаниясен Татарстан белән күптәнге эшлекле багланышлар бәйли. Без Россиянең күп төбәкләре белән эшлибез, әмма Татарстан безнең өчен аеруча мөһим, диде ул.

Джон Фланнери цифрлаштыру өлкәсендә компания проектлары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстанда, аерым алганда Казанда, GE белән уртак проект — ТЭЦ-3не яңарту проекты уңышлы гамәлгә ашырылуын әйтеп узды. Моннан тыш, GE шулай ук ТЭЦ-2дә проектын, шулай ук — «Майский» теплица хуҗалыгында кече энергетика проекты һәм башкаларны гамәлгә ашырды.

«Цифрлы технологияләр — күп тармакларда бик мөһим юнәлеш, шул исәптән энергетикада, нефть химиясендә дә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Безнең уртак эшебезнең зур перспективалары бар».

Яклар цифрлы технологияләрне эре сәнәгать предприятиеләрендә файдалану һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов GE компаниясенең корпоратив университетында белгечләрне укытуның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов BHGE (GE) компаниясенең Digital юнәлеше президенты һәм башкарма директоры Маттиас Хейлман белән очрашты.

Маттиас Хейлман хәбәр иткәнчә, ул компаниядә нефть һәм газ тармагында цифрлаштыру юнәлеше өчен җаваплы. GE партнерлары — «Шелл», «Бритиш Петролеум», «Роснефть», «Тотал» һәм башкалар.

Очрашуда катнашучылар өчен GE компаниясенең эре компанияләрдә цифрлы технологияләр кертүен тәкъдим иттеләр. Шулай ук Татарстанның цифрлы трансформация стратегиясе проекты буенча да фикер алыштылар.

Яклар General Electric тарафыннан топ-менеджмент һәм нефть-газ химиясе тармагы белгечләре өчен Казанда танышу семинары әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин