Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Айда на ТНВ" Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
30.11.2017

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә яңа спорт комплексы ача

Бүген Әгерҗедә ике бассейн, мини-футбол кыры, аэробика, бию, көрәш, тренажер залларын үз эченә алган яңа спорт-сәламәтләндерү комплексы ачыла. Аны сафка бастыру 245 миллион сумга төшкән.

Районда бассейны да булган беренче спорт комплексын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның да катнашуы көтелә.

Россиядә, аерым алганда, Татарстанда спорт объектлары төзелеше РФ Президенты Владимир Путин инициативалары кысаларында алып барыла.

Әгерҗедәге «Олимп» спорт комплексы 1 декабрьдә тулы куәтенә эшли башлаячак. Анда гадәти төркемнәрдән тыш, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнү өчен махсус программалар, пенсионерлар һәм яшүсмерләр өчен ташламалы программалар да гамәлгә ашырылыр, дип көтелә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Васил Загитович интервью на татарском Минимисс Тукай эзлэре буйлап Кос-Химия достижений 2 КОС побеждаем в спорте, побеждаем в труде