Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2016

Рөстәм Миңнеханов Германиядә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Германия Федератив Республикасына килде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Ак Барс» Банк» ГАҖ идарә рәисе Зөфәр Гәрәев, «Ак Барс» ХК» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Казан ярминкәсе» генераль директоры Лев Семёнов һәм башкалар бар.

Ике көнлек сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Хасфурт шәһәренә бара, анда ул «DLG басу көннәре" (немец авыл хуҗалыгы бергәлеге) авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Быел чараның төп тематикасы авыл хуҗалыгында дроннарны файдалану мәсьәләләре һәм ашламалар куллануның нәтиҗәле ысуллары булачак. 

Татарстан Республикасы Президенты эше программасында Швайнфурт шәһәрендә "Schaeffler Technologies" предприятиесендә (анда машина төзелеше, авиация, космос сәнәгате һәм автоиндустрия өчен подшипниклар, линия юнәлешле эшләнмәләр һәм двигательләр элементлары җитештерелә) булу каралган.

"DLG басу көннәре" - Германиядәге ачык һавада үткәрелә торган үсемлекчелек күргәзмәсенең иң эресе, Европа агрономнары өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе. Ул ике елга бер тапкыр уза. 14-15 июнь көннәрендә Германия һәм башка илләрнең 300 компаниясе, берләшмәсе һәм оешмасы үзләренең казанышларын тәкъдим итәчәк. Күргәзмә немец фермерларын гына түгел, бөтен Европадан килүчеләрне җәлеп итә.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20