Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2016

Рөстәм Миңнеханов Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Һаҗәри белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Һаҗәри белән очраштыБүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Катардан Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Һаҗәри әфәнде белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган очрашуда ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов җайга салынган багланышлар кысаларында Катар белән хезмәттәшлек дәвам итәр дигән ышаныч баглады. Ул шулай ук Катарга эш сәфәре барышында (2015 елның декабре) Татарстан Республикасы делегациясенә күрсәтелгән игътибар өчен дә рәхмәт белдерде.

Без бүген үзара багланышларыбызны киңәйтергә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, элегрәк ул Катарга эш сәфәре турында Россия Президенты Владимир Путинга мәгълүмат җиткергән, һәм дәүләт башлыгы бу мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерүне хуплаган.

Үз чиратында, Габдел-Һади Әл-Һаҗәри Татарстан Республикасына чакырган өчен рәхмәт әйтте. Безнең бизнесыбызны үстерү өчен республикагызда булган мөмкинлекләрне өйрәнәсебез килә, диде ул. Без берничә уртак предприятие оештыра һәм хезмәттәшлегебезне ныгыта алабыз, дип билгеләп үтте Габдел-Һади Әль-Һаҗәри. Аның сүзләренчә, үзара файдалы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре авыл хуҗалыгы, IТ-индустрия, автомобильләр җитештерү, шулай ук нефть химиясе секторы булырга мөмкин.

Биредә шуны искәртик: Global Advisory идарәсе рәисе Габдел-Һади Әл-Һаҗәри җитәкчелегендәге Катар делегациясе Татарстанга аның мөмкинлекләре белән танышу өчен килгән. Кичә, 2 мартта, кунаклар өчен югары технологияләр өлкәсендә технопарк - IТ-парк (Казан) буйлап экскурсия оештырылды. Бүген кунаклар Чаллы шәһәренә китәчәк һәм анда кайбер сәнәгать предприятиеләре һәм инновацион мәйданчыклар («КАМАЗ» ГАҖ, «Мастер» Кама индустриаль паркы һәм башкалар) эшчәнлеге белән танышыр дип күзаллана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20