Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.01.2015

Рөстәм Миңнеханов: "Гражданнарның бозылган хокукларын яңадан кайтару буенча чаралар күрү мөһим"

Хәзерге вакытта Татарстанда эшләнә торган гамәлләр күбесенчә Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәте белән тәэмин ителә. Бүген бу хакта ТР Прокуратурасының 2014 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2015 елда законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту бурычларына багышланган киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

ТР Президенты билгеләп узганча, 2014 елда икътисадтагы катлаулы вазгыятькә карамастан, Татарстан социаль-икътисади күрсәткечләр буенча РФ төбәкләре унлыгына керә. "Без үзебезнең бюжет биремнәрен тулысынча үтәдек. Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе һәм төзелеш эшләре күләме, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча әйдәп баручы позицияләрне били. Татарстанда башкарылган системалы эшләр уңай нәтиҗә бирә, халыкның табигый үсешенең уңай динамикасы сакланып кала. Минемчә, бу иң төп күрсәткеч. Моннан тыш, татарстанлыларның гомер озынлыгы артты. Тулаем төбәк продукты күләме 1 триллион 630 миллиард сум тәшкил итте. Без - илебезнең "бишенче икътисады".  Үсеш темплары - 1,3 процент. Бүгенге икътисади шартларда бу бәлки күп тә түгелдер, әмма шактый зур казаныш. Сатылган сәнәгый продукция күләме 1 триллион 627 миллиард сумны тәшкил итте", - дип белдерде ТР Президенты үзенең чыгышында.

Р.Миңнеханов фикеренчә, бүгенге көндә икътисадтагы иң төп бурычларның берсе эшмәкәрләрнең активлыгын саклап калу, ресурслар булу һәм социаль тотрыклылык. "Без бу эшне Татарстан прокуратурасы белән бергә башкарачакбыз", - диде ул.

Татарстан Президенты искәртеп узганча, РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында бизнеска басымны киметү, күзәтү органнары тарафыннан нигезсез контрольләрне бетерү бурычларына басым ясалган.

"Контроль органнарның үз эшләрен анализлауны сорыйм. Киләчәктә прокуратурага  планнан тыш нигезсез тикшерүләрне күзәтүне көчәйтергә, андый тикшерүләрне килештерергә омтылуларга чик куярга, эшмәкәрләрнең хокукларын үтәлүне контрольдә тотарга һәм закон бозу очракларын тиз арада  хәл итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Төп азык-төлек продуктларына бәяләргә бәйле хәлне дә контрольдә тоту зарур. Кайбер сәүдә компанияләре хәзерге вазгыятьне үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла. Гражданнарны аз тәэмин ителгән катламнары да тормыш итү өчен кирәкле товарларны сатып алырга тиеш. Социаль һәм мәгариф өлкәләрендә, сәламәтлек саклау тармагында хезмәт күрсәтүче оешмаларны контрольләүне дәвам итү зарур. Прокуратураның вакытында эш итүе хокук тәртибе, социаль тотрыклылыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк", - дип өстәде ул.

Рөстәм Миңнеханов ТР прокуратурасына, гражданнарның хокукларын яклау максатында, хезмәткәрләр саны кыскарытылу планлаштырылган предприятиеләр эшчәнлеген аерым контроль астына алуны, мәшгульлек органнарының хезмәт өчен түләү өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау буенча вәкаләтләре үтәлү тәэмин ителүне йөкләде. "Гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итүче мәшгульлек үзәкләренең эше һәм әлеге максатларга бүленгән бюджет акчаларының тотылышы системалы рәвештә анализланырга тиеш. Прокуратурада булган вәкаләтләрдән файдаланып, гражданнарның бозылган хокукларын яңадан кайтару буенча чаралар күрү зарур", - дип билгеләп үтте ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, республикадагы социаль тотрыклылык шартларының берсе булып милләтара дуслык һәм тынычлыкны саклап калу тора, һәм бу эш һәрчак даими контроль астында. Рөстәм Миңнеханов ТР прокуратурасы хезмәткәрләре игътибар үзәгендә элеккечә үк хокук тәртибе һәм иҗтимагый иминлекне ныгыту, оешкан җинаятьчелеккә, коррупция очракларына каршы көрәш булырга тиеш, дип ассызыклады.

"Быел республика тормышы төрле сәяси һәм иҗтимагый вакыйгаларга бай булачак. Аларның берсе - 2015 елда Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпианты. Биредә Универсиададагы кебек үк эш тәртибе оештырырылырга тиеш", - дип тәмамлады сүзен ТР Президенты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20