Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.06.2015

Рөстәм Миңнеханов Гыйрак вице-президенты белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Гыйрак вице-президенты белән очрашты Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Гыйрак Республикасы вице-президенты Усама әл-Наджафи  алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында бүген фикерләште. Очрашу Санкт-ПетербургтаXIX Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов  Татарстанның сәнәгый һәм икътисади куәте-мөмкинлекләре хакында кыскача сөйләде, төбәк һәм ил икътисадында әйдәп баручы компанияләрне билгеләп үтте. Аерым алганда, ул "КАМАЗ" ААҖ, компания җитештерә торган продукцияне телгә алды. 

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашу барышында республикада IТ-өлкәдә тормышка ашырыла торган проектлар, шул исәптән "Электрон Татарстан" проекты, хакында бәян итте.

Усама әл-Наджафи Татарстан белән, Россиянең алган киткән субъектларының берсе буларак, мөнәсәбәтләрне үстерүдә кызыксыну белдерде.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20