Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.03.2016

Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларга Россия командасы өчен уйнарга стимул бирергә өнди

Рөстәм Миңнеханов хоккейчыларга Россия командасы өчен уйнарга стимул бирергә өнди  Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советының чираттагы утырышын әзерләү буенча эш төркеме утырышында катнашты.

Чара РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин рәислегендә РФ Президенты Администрациясендә узды.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә – илдә хоккейга, шул исәптән балалар-яшүсмерләр хоккеена, ярдәм итү һәм киләчәктә үстерү буенча төп тәкъдимнәр, шулай ук 2016 елгы хоккей буенча Дөнья чемионатына һәм Корея Республикасында 2018 елгы XXIII Олимпия кышкы уеннарына Россия җыелма командасын әзерләү.

Утырышта катнашучылар РФ Спорт министрлыгы нотыгында тәкъдим ителгән илдә хоккейны үстерү буенча төп юнәлешләр мәсьәләсендә фикер алыштылар. Аерым алганда, судьяларның профессиональ составын әзерләү эшен көчәйтү тәкъдим ителде, шул исәптән – төбәкләрдә.

Утырыш барышында анда катнашучылар билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген спорт ягыннан, аерым алганда, хоккей инфраструктурасы буенча алга киткән төбәк санала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, иң яхшы уенчыларны һәм перспективалы яшь спортчыларны илебездәге спорт клубларына беркетү мәсьәләләрен хәл итәргә дигән тәкъдим кертте. Хәзер уңышка ирешүче яшь хоккейчылар чит ил командаларында чыгыш ясау өчен илдән китәләр, бу сер түгел. Спортчыларга өчен үз илебездә стимул бирергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советының чираттагы утырышын әзерләү буенча эш төркеме утырышында РФ статс-секретаре – спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, РФ Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, РФ Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы секретаре Алексей Кулаковский һәм башкалар катнашты.

ТР Президентының матбугат хезмәте бу хакта «ТНВ»ның Мәскәү филиалы материалы буенча хәбәр итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20