Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.10.2017

Рөстәм Миңнеханов Хьюстонда хосусый тикшеренү университеты – Райс Университетында булды

Америка Кушма Штатларына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Техас штатының Хьюстон шәһәрендә урнашкан хосусый тикшеренү университеты — Райс Университетында булды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Уильям Марш Райс Университетына 1912 елда нигез салынган һәм университет булдыруга барлык байлыгын керткән кеше исеме белән атала. Райс Университеты кампусы урманлык эчендә 1,15 квадрат километр мәйданда урнашкан.

Райс Университетында укулар 8 мәктәптә оештырылган, шуларның алтысы төп белемгә нигезләнә, икесе — югары белем һәм югары белемнән соң уку. Университет бакалаврлар әзерләү буенча 40 программа тәкъдим итә, 51 — магистрлар һәм 29 докторлык программасы.

Искәртеп үтик, «Техас — Татарстан» эшлекле форумы кысаларында Райс Университы белән Әлмәт дәүләт нефть институты арасында килешү имзаланды.

Райс Университетында Рөстәм Миңнеханов өчен кампус буйлап экскурсия оештырдылар, уку йортының тарихын сөйләделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары Райс Университеты ректораты вәкилләре белән очрашты.

Райс Университеты вәкилләре Татарстан белән, аерым алганда, Әлмәт дәүләт нефть институты белән киләчәк хезмәттәшлек турында үз карашларын җиткерделәр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Райс Университеты белән хезмәттәшлек итәргә теләвен раслады. Аның сүзләренчә, уртак эш, аерым алганда, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештырырга, студентлар һәм мөгаллимнәр алмашырга була. Ул шулай ук мөгаллимнәрне һәм университетның җитәкче составын Татарстанга һәм Казанга чакырды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!