Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.05.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Хәзерге вакытта Татарстанда нәтиҗәле финанс контроле системасы гамәлдә”

Рөстәм Миңнеханов: “Хәзерге вакытта Татарстанда нәтиҗәле финанс контроле системасы гамәлдә” Бюджет чараларының, финанс ресурсларының нәтиҗәле кулланылышы ил икътисады үсеше һәм гражданнар иминлегенең төп шартларының берсе булып тора. Бу хакта бүген Казан федераль университетында ачылган “Дәүләт (муниципаль) финанс контроле үсеше. Закон чыгару, практика, институтлар” II халыкара фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ассызыклап узды.

Конференциянең пленар утырышында Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Александр Смирнов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов: “Конференциянең гамәли әһәмияте зур”, - дип билгеләп үтте.

Татарстан лидеры республиканың югары икътисади күрсәткечләргә ирешүендә дәүләт финанс контроленың мөһим роль уйнавына басым ясады. Ул Татарстанның илнең сәнәгый яктан югары үсеш алган төбәкләренең берсе булуын искәртеп, 2014 нче ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләменең 1,6 трлн сум булуы турында әйтте. Шулай ук Татарстанда кайбер сәнәгый җитештерү күрсәткечләрен атап узды. “Бюджет чаралары сарыф ителешенең нәтиҗәлелеге генә түгел, дәүләт системасы тотрыклылыгы, инвестицион климат формалашу, тулаем алганда, социаль иминлек тә финанс органнарының төгәл, җайга салынган эшенә бәйле”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул күптән түгел республиканың 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе эшләнгәнен дә билгеләп үтте. Әлеге документның төп стратегик максатлары арасында – республиканың глобаль базарларда көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру, Татарстанның дөнья дәрәҗәсендә инвестицион кызыклылыгын үстерү, югары нәтиҗәлелеккә ия финанс системасын булдыру. “Бу максатларга ирешүгә омтылыш бюджет, финанс һәм валюта контроле органнарына аеруча зур җаваплылык йөкли. Барлык дәүләт органнарының калыплашкан эшчәнлеге булуы мөһим”, - дип басым ясады Р. Миңнеханов.

“Хәзерге вакытта республикада нәтиҗәле контроль системасы гамәлдә – Финанс-бюджет күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль идарәсе, ТР Хисап палатасы, ТР Финанс министрлыгы – алар эчке финанс контроле өчен җавап бирә. Без контроль чараларын уздыруның заруриятен аңлыйбыз. Проект һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашырганда, нәтиҗәле күзәтчелек эше генә бюджет учреждениеләре эшчәнлегендә “аксый” торган урыннарны ачыкларга мөмкинлек бирә”, - дип сөйләде Татарстан лидеры.

Р. Миңнеханов конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле фикер алышулар теләде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20