Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
31.07.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Хәзерге заман дөньяда шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр социаль-икътисади, гуманитар үсеш мәсьәләләрен чишүдә зур роль уйный”

Рөстәм Миңнеханов: “Хәзерге заман дөньяда шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр социаль-икътисади, гуманитар үсеш мәсьәләләрен чишүдә зур роль уйный” Бүген Казан Ратушасында Евразиянең җирле хакимиятләр конгрессы эшен башлады. Чараны “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (ОГМВ) бөтендөнья оешмасы президентташы, әлеге оешманың Евразия төбәк бүлеге президенты, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ачты.

Конгрессны ачу тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. “Җирле хакимиятнең глобаль процессларда урыны хакында фикер алышу максатыннан, 150дән артык шәһәр һәм муниципалитет вәкилләренең Татарстан башкаласында килүе аеруча куандыра. Хәзерге заман дөньяда шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр социаль-икътисади, гуманитар үсеш мәсьәләләрен чишүдә зур роль уйный, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук муниципалитетларга милли һәм төбәк мәсьәләләрен чишү вазыйфалары йөкләнүен, бу җирле хакимияткә тагын да зур җаваплылык өстәвен искәртте. – Евразия − хәзерге вакытта уртак тарихы, традицияләре булган, формалашкан геосәяси төбәк. Казан исә шәрык белән гаребне бәйли торган звено. Татарстан төбәкләр һәм җирле хакимиятләр дәрәҗәсендә икътисади, мәдәни, фәнни-гамәли, гуманитар хезмәттәшлеккә булышлык итә”, - диде ул.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы республикада җитештерелгән продукциянең яртысы диярлек экспортка китүен, товар әйләнешенең 20 миллиард АКШ долларыннан артуын, чит ил компанияләреннән Татарстанга 7 миллиард АКШ доллары күләмендә инвестицияләр кертелүен, чит ил капиталы катнашында 1,4 меңләп заманча предприятие булдырылуын бәян итте. Ул шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Иннополис шәһәре, "Идея" технопаркы һәм IТ-паркның  мөмкинлекләрен барлады.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп милләтле булуына һәм халкы төрле этник төркемнәрдән торуына, алар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча күп эшләр башкарылуына басым ясады. “Мин, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ышанычы белән, Россиянең стратегик үсеш төркемен җитәклим. Ул конфессияара аңлашу булдыруга юнәлдерелгән”, - диде республика лидеры һәм Татарстанда 170 тән артык милләт вәкиле үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәвенә игътибарны юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов Казанның халыкара чараларны уздыруда уңайлы мәйданга әверелүен дә искәртеп, Татарстан башкаласында хәзерге вакытта су спорты төрләре буенча FINAның XVI дөнья чемпионаты баруын, 2013 елда Универсиада уздырылуын билгеләп үтте.

“Казандагы конгресс киләчәктә уңышлы эшләүгә җирлек тудырыр, эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр дип ышанам. Иртәгә исә безнең иң яраткан бәйрәмебез — Сабан туенда була алырсыз”, - дип сүзен тәмамлады Татарстан лидеры һәм конгресс эшчәнлегенә уңышлар теләде. Рөстәм Миңнеханов Евразиянең җирле хакимиятләр конгрессы президенты, Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбашка исә аерым рәхмәтләрен җиткерде һәм эшчәнлектә әлеге шәхеснең ярдәмен һәрвакыт тоюны әйтте.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичның сәламләвен аның урынбасары Олег Мельниченко җиткерде.

“Евразиянең җирле хакимиятләр конгрессы 10 елдан артык җирле хакимиятләрнең ролен үстерү, дәүләтнең гомуми мәсьәләләрен чишү өчен зур эшләр башкара. Шул рәвешле, төбәкләрдә икътисади үсеш һәм даими социаль мөнәсәбәтләр барлыкка китерә, - диелә һәм мисал буларак әлеге бөтендөнья оешмасының штаб-фатиры урнашкан Казан шәһәре китерелә. Сәламләүдә Россия Европа һәм Азияне бәйләүче, халыклар арасында тынычлык һәм дустанә мөнәсәбәтләрне саклаучы ил булуы искәртелә. - Евразиянең җирле хакимиятләр конгрессы карарлары әлеге мәсьәләләрне тагын да ныгытырга ярдәм итәр дип ышанасы килә”, - диелә анда һәм конгресс эшчәнлеге уңышлы булуына өмет баглана.

Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Алексей Шапошников, бу чараның мөһимлеген билгеләү кыен, дип белдерде. “Без шәһәрләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерергә тиеш. Мәскәүнең 80 ләп тугандаш каласы һар һәм бу исемлек чикләнмәгән. Хәзерге дөньяда калалар икътисади үсеш буенча локомотив ролен үзенә ала. Шәһәрләрнең барысы да бер үк төрле мәсьәләләргә тап була, һәм шуңа күрә, һәрдаим тәҗрибә уртаклашу кирәк”, - диде ул.

Конгрессны ачу тантанасында катнашкан “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының Европа бүлеге генераль секретаре Фредерик Валье: “Европа һәм Азия бер кыйтганы тәшкил итә һәм без тарихыбыз, мәдәниятебез белән башкаларны да таныштыра алабыз. Безнең максат — тынычлыкка омтылу”, - диде.

Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: “Мондый югары дәрәҗәдәге чараның Казанда уздырылуы Россия Федерациясе шәһәрләре һәм муниципалитетларының, төбәкләренең, якын һәм ерак чит илләрнең дөньяда мөһим урын тотуын күрсәтә. Евразия җирле хакимиятләре конгрессының монда формалашкан яңа мәйданы демократик тәҗрибәне тирәнтен анализларга, урыннарда халык иницитативаларын үстерергә, җирле хакимиятнең дәрәҗәсен арттырырга һәм берләшергә, Евразия күләмендә демократик процессларның якынаюына һәм гармонияләшүенә өлеш кертәчәк”, - диде. Ул шулай ук Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының тәҗрибә уртаклашуга һәрвакыт әзер булуын искәртте.

Әлеге бөтендөнья оешманың Азия-Тын океан бүлеге генераль секретаре Бернадия Иравати, РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Лихачев та тантанада чыгыш ясады.

Тантанада Берләшкән шәһәрләр җирле хакимиятләр бөтендөнья оешмасының Евразия һәм Азия-Тын океан бүлекләре арасында хезмәттәшлек хакында килешү имзаланды.

Хәзерге минутларда конгрессның пленар утырышы бара.

Көннең икенче яртысында исә Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр Европа төбәк бүлеге генераль ассамблеясы, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе утырышларын уздыру планлаштырыла.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20