Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.08.2015

Рөстәм Миңнеханов иң оста хай-дайверларны бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов иң оста хай-дайверларны бүләкләде Казанда 24 июльдән бирле бара торган Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты кысаларында бүген  19 ир-ат иң мавыктыргыч ярышларның берсе саналган хай-дайвинг спорт төре буенча осталыкта көч сынашты. Дүшәмбе көнне башлангыч раундта алар 27 метрлы каланчадан 3әр тапкыр сикергән булса, бүген финал ярышында 2 раундта чыгыш ясады. Финал алдыннан спортчыларның башлангыч раундтагы күрсәткечләре дә исәпкә алынды. Инде 2 нче раундка исә 1нче раундтагы 19 ир-атның иң уңышлы сикергән 12 се узды. Россия данын яклап Артем Сильченко, Игорь Семашко, Илья Щуров чыгыш ясады. Алар арасынан Артем Сильченкога 2нче раундта сикерү мөмкинлеге бирелде.

Хай-дайверларның чыгышын трибуналарны шыплап тутырган халык белән бергә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар тамаша кылды. Мактау пьедесталына күтәрелгән призерларны бүләкләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов, Россиянең суга сикерү буенча федерация президенты Алексей Власенко катнашты. Алтын медальгә Бөекбританиядән Гари Хант лаек булды. Икенче урынга Мексикадан Джонатан Паредес Берналь лаек булды. Бронза медаль Россия спортчысы Артем Сильченкога тапшырылды. Әйтергә кирәк, финал ярышында беренче раундта сикергәндә Артем Сильченконың чыгышы шулкадәр шәп булды ки, судьяларның берсе хәтта иң югары 10 балл куйды. Нәтиҗәдә, Артем 19 спортчы арасында башлангыч раундта булган 7нче урыннан 4нче позициягә күтәрелде. Соңгы сикерүендә ул шулай ук бик уңышлы чыгыш ясап, беренче өчлеккә эләгүгә иреште.

Бүген ачык сулыкта ярышлар өчен һава торышы шәптән түгел иде. Башта вакыты-вакыты белән көчле җил исте, аннары яңгыр да тамчылый һәм ява ук башлады. Әле дә ярый ярышларның уртасында яңгыр туктап, болыт астыннан мәрхәмәтле кояш чыкты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20