Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.12.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Икътисади авырлыкларга карамастан, Татарстан сәнәгать продукциясе күләме буенча былтыргы күрсәткечне узып киткән”

ТР Министрлар Кабинетында республика һәм федераль ММЧ вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов узып баручы елга йомгак ясады.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда уңай күрсәткечләрнең берсе демографик вазгыятьтә. Агымдагы елның 11 ае эчендә халыкның табигый үсеше 9131 кеше тәшкил иткән. Шушы вакыт эчендә 51 мең 833 бала якты дөньяга аваз салган. Президент киләсе елның көзендә Казанда яңа перинаталь үзәкне файдалануга тапшыру күздә тотылганын хәбәр итте. Федераль һәм республика финанс чаралары хисабына гамәлгә ашырыла торган бу проектның бәясе 1,1 млрд сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, икътисади авырлыкларга карамастан, Татарстан сәнәгать продукциясе күләме буенча былтыргы күрсәткечне узып киткән, шулай ук төп капиталга инвестицияләр күләме буенча күрсәткеч арттырылган. “Республика буенча инфляция якынча 11 процент тәшкил итә. Бу, Россиягә караганда, азрак. Хезмәт хакы узган елгы күрсәткечтән 4 процентка югары, уртача айлык хезмәт хакы 29,4 мең сум булыр дип фаразлыйбыз. Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына салым һәм салымнан тыш 205,4 млрд сум күләмендә керем килүе көтелә. Барлык федераль чараларны исәпкә алып, консолидацияләнгән бюджетка кертемнәр 250 млрд сум булачак”, - дип белдерде республика җитәкчесе.

Р. Миңнеханов 2016 нчы елда нефть чыгару күләме 34 млн т га җитәргә мөмкин, дип белдерде. Аның әйтүенчә, республиканың нефть сәнәгате күрсәткечләре быел 101,6 процент дәрәҗәсендә. “Үтә үзле нефть чыгару буенча зур эш башкарыла, ул саллы инвестицияләр таләп итә. Авыр чыгарыла торган запаслардан нефть чыгаруның яңа инновацион алымнары өстендә эшлибез”, - диде Президент. Ул ассызыклаганча, якын елларда икътисадның үсеш нокталары нефть эшкәртү һәм нефть химиясе булачак.

Алга таба Р. Миңнеханов машина төзү тармагына тукталды. Катлаулыкларга карамастан, “КАМАЗ”да автомобильләрнең яңа модельләре эшләнә, Алабугада исә, “Форд Соллерс” двигательләр ясау буенча яңа заводны гамәлгә керткән.

Сәнәгать темасын дәвам итеп, Р. Миңнеханов “Алабуга” МИЗында 48 компания-резидент теркәлүе, аларның 20се инде уңышлы гына эшләп килүе турында әйтте. “Махсус икътисади зонага инвестицияләрнең гомуми күләме 95 млрд сумнан артык. Махсус зона мәйданында 155 млрд сумлык продукция җитештерелгән. Быел 34-35 млрд сумлык продукция җитештереләчәге фаразлана. Киләсе елда тагын 6 резидент җәлеп итү планлаштырыла”, - дип билгеләп узды ул.

Авыл хуҗалыгы тармагына килгәндә, быел республикада 3,5 млн т бөртекле ашлык, 2 млн т шикәр чөгендере җитештерелгән. “Татарстан эчендә дә, аннан читтә дә, продукция белән тәэминатта өзеклекләр юк дип саныйбыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың сөт савымы буенча да лидер булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 1,7 млн т сөт җитештерелә. “Агросәнәгать комплексы продукциясе буенча 219 млрд сум күләмендә табыш көтелә”, - диде Президент.

Социаль программаларга тукталып, республика башлыгы былтыр 56, быел 76 яңа балалар бакчасы сафка бастырылуын, быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 12 мең 590 урын булдырылуын әйтеп узды. 136 мәктәп төзекләндерелгән, 79 сәламәтлек саклау объекты, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 авыл клубы төзелгән. Социаль ипотека программасы буенча 420 мең кв.м мәйданда торак файдалануга кертелә. 1 меңнән артык күп фатирлы торак йортлар төзекләндерелә.

Республикада төрле тармакларда агымдагы елның эш күрсәткечләренә күзәтү ясагач, Рөстәм Миңнеханов журналистларның сорауларына җавап бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20