Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.12.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Ил үсешендә машина төзелеше комплексы зур роль уйный”

Татарстан җитәкчелеге, РФ Хөкүмәте ярдәме белән, машина төзелеше тармагы үсеше өчен шартлар булдыру, илдә алдынгы стандартларга җавап бирә ала торган металл эшкәртү техникасын җитештерү юнәлешендә калыплашкан эш алып бара. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан ярминкәсе” ААҖ күргәзмәләр үзәгендә ТР машина төзелеше предприятиеләре координацион советының өченче утырышында шулай дип белдерде.

“Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” 15 нче махсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе һәм “TechnoСварка” 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узган утырышта Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җиренең икътисади үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм совет әгъзасы Николай Алешин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Президентының авиакомплекс буенча ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов координацион советны булдыру карарының бик вакытлы кабул ителгәнен шәрехләп узды. Сүз уңаеннан, ТР машина төзелеше предприятиеләренең координацион советы, ТР Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә, 2013 нче елның мартында булдырылган. Президент күргәзмәдә катнашучылар елдан ел артуы сөенечле күренеш булуын билгеләп узды. “Бүген Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең әйдәп баручы сәнәгать төбәкләренең берсе”, - дип, ул быел 10 ай эчендә сәнәгый җитештерү күләме 1,5 трлн сумнан артык булуын, 28 млн т нефть чыгарылуын хәбәр итте. Агымдагы елда 10 ай дәвамында 24, 5 мең йөк, 18,5 мең җиңел машина, 11 меңнән артык шина, 537 мең синтетик каучук җитештерелгән һ.б.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ил үсешендә машина төзелеше комплексы зур роль уйный, ул сәнәгать үсеше сыйфатын билгели, инфраструктура торышына һәм дәүләтнең оборонага сәләтлелеген ныгытуга йогынты ясый. “Әлеге тармакта фәнни-техник үсеш, бүгенге базар таләпләреннән чыгып, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештереп чыгару өстенлекле юнәлеш булып тора”, - дип басым ясады Президент. Аның әйтүенчә, республиканың машина төзелеше комплексы 150 эре һәм урта предприятиедән гыйбарәт, аларда 140 мең кеше эшли. Республика башлыгы тармак предприятиеләренә дәүләтнең ярдәм күрсәтүен, салым ташламалары каралуын әйтеп узды.

“Бүген дөнья базарында конкурентлыкка сәләтлелеккә яңа технологияләрне, заманча җиһазларны, материалларны эшкә җигеп кенә ирешеп була. Аеруча перспективалы инновацион проектлар һәм эшләнмәләрнең уңышлы коммерциализациясе өчен берничә ел дәвамында җитди эш таләп ителә. Уңышлы эшчәнлек, нигездә, фән, мәгариф, производствоның интеграциясенә бәйле. Безнең совет нәкъ менә шундый мәйданчык дияргә була – биредә фән дә, югары уку йортлары да, предприятиеләр дә тупланган”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

ТР җитәкчесе ассызыклаганча, бүген эшче һөнәр персоналын, инженер белгечләрне әзерләү аеруча әһәмиятле. “Галимнәр һәм белгечләрнең турыдан-туры элемтәсе һәрвакыт зур гамәли нәтиҗә бирә, хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен ача. Бүгенге көндә заманча җиһазланыш һәм яңа технологияләр белән эшли алырлык кешеләр әзерләү үтә дә мөһим”, - дип, Р. Миңнеханов Казанда эшче һөнәрләр буенча узачак дөнья чемпионатына тукталды. “WorldSkills ул – модага иярү түгел, ә тормыш агымында туган ихтыяҗ. Мин ышанам: яшьләр арасында талантлар барлауга багышланган ярышларда иң югары күрсәткечкә ия булучылар әйдәп баручы белгечлекләргә чакырылачак”, - диде ул. Президент әйтүенчә, яшьләр арасында спорт бәйгеләре уздырыла, ә ни өчен әле робот техникасы, станокта эшләүчеләр, эретеп ябыштыручыларның көч сынашуын күрсәтмәскә. “Бу бик актуаль мәсьәлә”, - дип ассызыклый Р. Миңнеханов.

Президент чыгышын йомгаклап, бизнес, иҗтимагый берләшмәләрнең, югары уку йортларының һәм фәнннең көчен берләштерү конкурентлыккка сәләте производствоны гамәлгә кертүгә ныклы җирлек булуын ассызыклады. Р. Миңнеханов күргәзмәдә катнашучыларга рәхмәтен белдереп, аларга уңышлар теләде.

Аннан соң, ТР Президенты фәрманы нигезендә, Татарстан Республикасы һәм ГФРның Тюрингия Республикасы арасында үзара хезмәттәшлегенә өлеш кертүе өчен, Тюрингия җирлегенең икътисади үсеш буенча идарәсе директоры Ханс-Йорг Хоффманга ТР Президенты Рәхмәте игълан ителде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20