Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.12.2015

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста объектлар төзү барышын тикшерде

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста объектлар төзү барышын тикшерде

 Иннополис шәһәрендә социаль һәм ТКХ объектлар төзү барышы белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты.

Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар озата йөрде.

IТ-шәһәрдә Рөстәм Миңнеханов электр подстанциясе һәм котельнаядан торган төп энергетика коплексында булды. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, үзәк территориясендә һәрберсенең көче 63 мегавольтампер булган ике трансформатор урнашкан. Котельня 34 МВт ка исәпләнгән. Әлеге объектлар шәһәрне яктылык һәм җылылык белән тәэмин итәчәк. Рөстәм Миңнеханов объектны карап чыкты, хезмәткәрләре белән аралашты.

Аннары ТР Президенты канализация-чистарту станциясе эше белән танышты, объект 5 мең кешегә хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Бүген станция тулы куәтенә план режимында эшли.

Шуннан шәһәр кунаклары су чистарту һәм насос станцияләренә барды. Биредә төзелеш эшләре дәвам итә. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, торбаларның гомуми озынлыгы 50 км тәшкил итә. Р. Миңнеханов подрядчы оешмалар эшен тикшерергә һәм объектны вакытында сафка кертергә йөкләде.

Аннан ТР Президенты университет кампусы алдындагы җәяүлеләр өчен юл зонасын тикшерде. Аерым алганда, ул эскәмияләр уңайлыгын һәм, гомумән, әлеге территорияне оештыруда дизайнерлар эшен бәяләде.

Киләсе объект 480 балага исәпләнгән мәктәп булды. Бүген мәгариф объектында эчке төзекләндерү һәм коммуналь челтәрләрне җайлау эшләре тәмамлана. ТР Президентына уку һәм методика кабинетларны, лаборатория кабинетларны, ашау бүлмәсен һәм бассейнны күрсәттеләр. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов травмпункт җиһазланышын югары бәяләде һәм биредә тау чаңгысы комплексына килүчеләрне кабул итәргә тәкъдим итте, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20