Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
27.04.2017

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Россия венчур форумында катнаша

Бүген Иннополиста Россия венчур форумы ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Андрей Фурсенко, статс-секретарь — Россия икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, «Россия венчур компаниясе» җәмгыяте рәисе Александр Повалко, Россия венчурлы инвестицияләү ассоциациясе башкаручы директоры Альбина Никконен катнаша.

Оештыручылар катнашучыларга кызыклы перспективалар вәгъдә итә. Иң мөһим вакыйгалардан форумның Россия Технологик тур чаралары белән берләшүен атарга була. Бу республикага Европа һәм АКШтан венчур фондлар, технологик корпорация вәкилләре һәм бизнес-ангеллар килә дигән сүз. Шулай ук, инновацион компанияләр өчен акселерация программасы әһәмияткә ия. Программада катнашачак компанияләр бүген тәкъдим ителгән компанияләр арасыннан сайланачак.

Татарстанның Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов журналистларга форумда һәм акселерация программасында катнашу өчен Россиядән һәм дөньяның 11 иленнән инновацион компанияләрдән 444 гариза кабул ителгәнен әйтте. Иң популяр өлкәләр булып мәгълүмати технологияләр, Hardware (гаджет һәм җайланмалар), яңа материаллар, нефть һәм газ, киләчәк медицинасы, биотехнологияләр өлкәләре санала. Форумда 50 технологик компания тәкъдим ителгән. Алар барысы да акселерация программасында катнашуга дәгъва кыла.

Бүген көнозын инвесторлар һәм экспертлы жюри каршында инновацион компанияләрнең питч-сессияләре узачак. Кичен халыкара акселерация программасына узган 15ләп компания исеме игълан ителәчәк. Акселератор финалчылары инвестицион ярдәм алачак, Иннополиста, Казанда, Мәскәүдә һәм халыкара инновацион үзәкләрдә әзерлек программасын узачак. Акселерация программасы Татарстанны Россиянең инновацион үзәгенә, бөтен илдән инновацион компанияләр өчен ачык булган халыкара хабка әверелдерү максатын куя.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций