Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2015

Рөстәм Миңнеханов Иранга эш сәфәре кысаларында Тәбризгә килде

Рөстәм Миңнеханов Иранга эш сәфәре кысаларында Тәбризгә килдеКичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәбризгә (Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе) килде.

Тәбриз шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә, Тәбриз мэры Садег Нәҗафи хөрмәт күрсәтеп каршы алды.

Бүген Татарстан Президенты Тәбриздә эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр уздырачак, Тәбриз кафель плиткасы заводында, Иран трактор төзелеше компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә һәм башка сәнәгать предприятиеләрендә булачак.

Аннары Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Иран-Татарстан эшлекле форумында катнашачак, анда Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион куәте презентацияләнәчәк. Форумда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

2007 елда Тәбриз шәһәрендә «КАМАЗ» автомобильләре җитештерү буенча җыю заводы төзелгән иде. 2009 елдан Казан һәм Тәбриз – тугандаш шәһәрләр. 2015 елның февралендә Казанда Тәбриз көннәре уздырылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20