Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.03.2016

Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов җитәкчелегендәге делегация белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов җитәкчелегендәге делегация белән очраштыКазан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов җитәкчелегендәге делегация белән очрашуы киләчәктә ике арадагы багланышларны ныгытуга этәргеч булырга тиеш – бүген Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында шуңа ышанычын белдерде.

Татарстан Президенты билгеләп узганча, Каланинград белән республиканың үзара товар әйләнеше узган елда 709 млн сум тәшкил иткән. “Безнең бурыч – бу саннарны күп тапкыр арттыру. Һәр төбәкнең үз тәҗрибәсе, эшләнмәләре бар”, - дип, Рөстәм Миңнеханов алдагы елларда төзелгән хөкүмәтара килешү кысаларында билгеләнгән хезмәттәшлекнең зур резервларга ия булуына ишарәләде. “Бүгенге очрашу безнең элемтәләрне ныгытырга этәргеч булырга тиеш. Очрашу нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади, мәгариф, медицина, туризм һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек буенча еллык программаны билгеләп чыгу зарур. Безгә төгәл эшләргә күчәргә кирәк дип саныйм”, - дип ассызыклады республика башлыгы һәм Татарстан ягыннан үзара хезмәттәшлекне координацияләү эшен ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка йөкләде.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, һәр очрашу күп кенә яңа юнәлешләрне һәм элемтәләрне ачарга тиеш. “Хәзер дә элемтәләр бар, тик кискен алга киттек дип әйтеп булмый. Безнең өчен сезне машина төзү продукциясе белән тәэмин итү бик кызыксындыра. Бүген без, шулай ук, нефть химиясе продукциясен, халык кулланышындагы һәм медицина эшләнмәләрен тәкъдим итә алабыз. Сез безне, үз чиратыгызда, республикада булмаган азык-төлек юнәлешендәге продуктлар белән тәэмин итә аласыз. Без дә сезнең логистик үзәкләр мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов, Калининградның технопарклар буенча планнары зур булуын күздә тотып, делегациягә инновацион мәйданчыклар белән танышырга киңәш итте. Ул Татарстанның индустриаль парклар, махсус икътисади зоналар, сәнәгать мәйданчыклары төзелеше буенча тәҗрибәсе зур булуын искәртте. “Махсус ирекле зоналар сездә дә, бездә дә бар, алар буенча карашларны берләштереп, бәлки федераль законга яңалыклар да кертеп булыр”, - диде Президент. Ул инновацион инфраструктура әһәмиятенә тукталып, республиканың аннан тыш инжиниринг үзәкләре белән дә җитди төстә шөгыльләнүен әйтте. Р. Миңнеханов IT-юнәлешнең дә Татарстанда уңышлы гына үсеш алуын шәрехләп, Иннополиска барып кайтырга, анда инглиз телендә белем бирә торган университет белән танышырга киңәш итте.

Р. Миңнеханов мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Татарстанның яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе дә калининградлылар өчен кызыклы булачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Калининградта мәчет төзү проектына да ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Рөстәм Миңнеханов футбол буенча Дөнья чемпионаты матчлары өчен Калининградның стадион төзү буенча зур эше булуын билгеләп узды. “Стадион ул – тулы бер инфраструктура, ул дөрес планлаштырылып, кешеләрне тартып торган магнит кебек булырга тиеш. Стадион төзү шактый чыгымлы. Бу мәсьәләдә безнең тәҗрибәне өйрәнерсез, каршылыкларга әзер булырга тиешсез. Гомумән, сезнең визит безнең багланышларның киңәюенә этәргеч булырга тиеш. Безгә төбәк дәрәҗәсендә тыгыз элемтәдә булу мөһим”, - диде Президент.

Николай Цуканов 2 ел элек Казанда булып, шәһәр мохитендә, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта җитди үзгәрешләр күрүен билгеләп узды. “Сездә күргән күп функцияле үзәкләр бездә дә төзелде. Иң яхшы, отышлы нәрсәләрне сездән файдаландык. Товар әйләнешенә килгәндә, аның күләмен 10 мәртәбә арттырасы иде”, - дип белдерде Калининград өлкәсе губернаторы.

Николай Цуканов журналистлар белән аралашканда, Татарстанга бик рәхәтләнеп, зур теләк белән килүен билгеләп узды. “Казанның ничек тиз үзгәрүен, урамнар төзелүен, аларның киңәюен күрәм. Универсиада вакытында Казанга килгәч күргән күп кенә әйберләрнең бер өлешен үзебездә гамәлгә ашырдык. Казанның белем бирү программасы да безнең өчен кызыклы – университет, инглиз мәктәбе дә... Бүген, һичшиксез, анда барып, бу мәктәптә укыту процессын, эш оештырылуын өйрәнергә телибез. Киләсе елда үзебездә төзи башларга җыенабыз”, - дип планнары белән уртаклашты ул.

Николай Цуканов билгеләп узганча, Универсиада мирасы булып калган спорт биналарының ничек эшләвен өйрәнү, чемпионаттан соң аларны ничек эшкә җигү, футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында чыгымнарны чамалау өчен яхшы мөмкинлек булачак.

Николай Цуканов Калининград өлкәсендә 130 милләт вәкиле яшәвен, татарларның үз тоткан урынын билгеләп үтте. Мөселманнар өчен мәчет төзү турындагы сорауга җавап биреп, губернатор шул максатка җир биләмәсе бирелүгә, финанс проблемалары хәл ителгәч, мәчет төзү эшенә керешәчәкләрен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов үзара товар әйләнеше мәсьәләсенә әйләнеп кайтып: “700 млн сум безнең төбәкләр өчен зур сан түгел. Аны 10 тапкыр арттырсак, 7 млрд сум яки 100 млн доллар дигән сүз, әллә ни зур саннар түгел, алар безне куркытмый”, - диде. Аның әйтүенчә, Калининград өчен без машина төзү, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе продуктлары өлкәсендә кызыклы булсак, Калининград үзе Татарстанга азык-төлек, аеруча балык продукциясе ягыннан файдалы. “Сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык комплексы, кече һәм урта бизнес, туристик мөмкинлекләр, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында сөйләштек. Кыскасы, хезмәттәшлек юнәлешләре бик күп. Без ведомстволарга үзара хезмәттәшлек буенча еллык программа кысаларында йөкләмәләр әзерләячәкбез”, - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

Ике көнлек эш сәфәре кысаларында Калининград өлкәсе делегациясе әгъзалары Казан педагогика көллиятендә, Казан халыкара мәктәбендә, Республика клиник хастаханәсе базасында Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә һәм симуляцион үзәктә, торак төзелеше һәм спорт инфраструктурасы объектларында булачак. Иртәгә аларның “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” XVI симпозиумында катнашуы ниятләнә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20