Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2015

Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" автомобилен, "Дакар-2016"га җибәрү алдыннан, шәхсән сынап карады

Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" автомобилен, "Дакар-2016"га җибәрү алдыннан, шәхсән сынап карады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, йөк машиналары "Дакар-2016" раллиена китү алдыннан, "КАМАЗ-Мастер" командасы белән очрашты.

Республика башлыгы Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, шулай ук команда җитәкчесе Владимир Чагин җитәкчелегендә "КАМАЗ-Мастер" командасы машиналарын "Дакар-2016" раллиена озатуда катнашты.

"Без ел әйләнәсендә бу көнгә әзерләндек: команда, техника әзерләдек, узышлар уздырдык", - дип сөйләде команда җитәкчесе, "Дакар" раллиенда берничә тапкыр җиңгән Владимир Чагин. 

Чара Чаллы янындагы Тарловка бистәсендә команданың сынау полигонында узды. Анда Рөстәм Миңнехановка раллига әзерлек турында сөйләделәр, узышларга әзерлек кысаларында йөк машиналарының камилләштерелгән детальләрен күрсәттеләр. Аннары ТР Президенты пилот Эдуард Николаевның "КАМАЗ" автомобилен шәхсән сынап карады. Соңыннан ТР Президенты журналистларга сынау нәтиҗәсен белдерде: "Машина идарәгә яхшы буйсына, теләсә нинди джиптан яхшырак".

«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин узышларда катнашучыларга уңышлар теләде. "Быел ком аз булачак, бу күп физик көч таләп итәчәк. Ел саен оештыручылар яңалык уйлап таба. Безнең спортчылар куандыра алыр дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте ул.

Кичә "КАМАЗ" спорт машиналары "Дакар-2016" раллиена китте. Башта алар 10 көн буе Россия һәм Европа буенча барачак, аннары паромга төялеп, бер ай дәвамында старт урынына су юлы белән, 28 декабрьдә команда старт урынына һава юлы белән бара.

Бу узышларда Россиянең 4 экипажы - Эдуард Николаев, Айрат Мәрдиев, Андрей Каргинов һәм Дмитрий Сотников, шулай ук механиклар һәм штурманнар катнашачак.

«Дакар-2016» раллие 2 гыйнварда Буэнос-Айреста (Аргентина) узачак. Йөк машиналары барлыгы 9 мең км юл үтә, финиш 16 гыйнварга билгеләнгән.

«Африка эко рейс» раллие берникадәр иртәрәк - 27 декабрьдә уза, финиш - 10 гыйнварда. Анда пилотлар Антон Шибалов һәм Сергей Куприянов экипажы катнаша. Йөк машиналарының берсе, узган елдагы кебек, газ-дизель ягулын куллана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20