Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2016

Рөстәм Миңнеханов Канада бизнесменнарына: “Сезне Татарстанда күрүебезгә шат булырбыз”

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 27 сентябрьдә Канадага эш сәфәре барышында Татарстан-Канада эшлекле форумында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Форумда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов Россия белән Канада арасындагы мөнәсәбәтләр, сәяси хәл гадиләрдән булмауга карамастан, конструктив булып кала ала, дип ышаныч белдерде. “Халыкара сәяси климат, һичшиксез, нормальләшәчәк. Бүген безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү, - диде ТР Президенты. – Илләребез җитәкчелегенә төбәк дәрәҗәсендәге уртак проектларда ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Шушы сәфәр безнең компанияләр хезмәттәшлеген үстерүдә яңа этәргеч бирер дип өметләнәбез”. Республика лидеры, Татарстан Канада бизнесын һәм капиталын җәлеп итүдә кызыксынулы, дип билгеләп үтте.

Сүз уңаенда искәртик: Татарстан белән Канада бизнес-даирәләренең хезмәттәшлектә уңай тәҗрибәләре бар. Әйтик, Татарстан белән Квебек провинциясе арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Республика авиатөзелеш һәм двигательләр төзүдә “Pratt&Wittney” һәм “Bombardier” компанияләре белән актив эшли. “Татнефть” компаниясе авыр нефть чыгару буенча технологияләр өлкәсендә Канада фирмалары белән хезмәттәшлек итә. Башка предприятиеләрнең дә багланышлары бар.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, икътисад, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, авиа- һәм машина төзү, авиатөзелеш, IT, энергияне сакчыл файдалану, төзелеш, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы кебек өлкәләрдә элемтәләрне киңәйтү өчен булган зур мөмкинлекне тулысынча файдаланырга кирәк. “Без сезне Татарстанда күрүебезгә шат булырбыз. Уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан Республикасы Президенты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20