Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.12.2015

Рөстәм Миңнеханов Катар дәүләтенең икътисад һәм сәүдә министры белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Катар дәүләтенең икътисад һәм сәүдә министры Шәех Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әл Тани белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның Доха шәһәренә ике көнлек эш сәфәре кысаларында узды.

ТР Президенты искәрткәнчә, алар министр белән соңгы мәртәбә быел март аенда Дубайдагы Инвестицион форумда очрашканнар. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Катар Татарстанның сәнәгать көчләре белән таныш. Бу илгә "КАМАЗ" авыр йөк машиналарын сата иде. "Бүген әлеге машина төзелеше предприятиесе эшләп чыгара торган автомобиль төрләре исемлеге бик киң: гади авыр йөк машиналарыннан башлап Россия армиясенә база автомобильләренә кадәр", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. 

Хезмәттәшлекнең иң перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ чыгару, нефть эшкәртү сәнәгатен, энергетика өлкәсендә уртак проектларны, "КАМАЗ" ГАҖ, "Казанский вертолетный завод" ААҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ продукциясен Катар базарына чыгаруны, IT-технологияләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге хезмәттәшлекне атады. 

"Катар бизнесының РФ территориясендә инвестицияләрне кертү өчен үзенә уңайлы шартлар эзләгәнен беләбез. Без сезнең эшлекле даирәләрегезгә Татарстанны Россия базарына керү мәйданы итеп сайлауларын тәкъдим итәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук ТР Президенты искәрткәнчә, узган елның июнь аенда нәкъ менә Дохада Борынгы Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керттеләр. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу мөһим вакыйгага күпьеллык җитди эш китерде. "Ул чакта безне мөселман кардәшләребез хуплавы - бик тә әһәмиятле", - диде ул. 

 Шәех Әхмәд бән Җассим бән Мөхәммәд Әл Тани Татарстан Президенты сәламләп, Борынгы Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелергә тиеш булганын ассызыклады. Ул анда үзенең дә барырга теләге булуын искәртте.

Катар дәүләтенең икътисад һәм сәүдә министры Татарстан Республикасы белән элемтәләр ныгуына шат икәнен белдерде. "Ни үкенеч, бүген безнең арада канәгатьләндерерлек товар әйләнеше юк. Иртәгә эшлекле даирәләр белән узачак очрашу Катар дәүләтенең Татарстан белән дәвамлы һәм ныклы хезмәттәшлегенә этәргеч бирергә тиеш. Без, үз чиратыбызда, бөтен мәсьәләләрне дә хәл итүгә тырышачакбыз", - диде министр. 

Очрашуны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов Катар делегациясен Татарстанга җавап сәфәре кылырга чакырды. 

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФның Катардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Нурмөхәммәд Холов,  "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20