Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2015

Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Россиядәге илчесе белән очрашты

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татартан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казакъстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Марат Таҗин белән очрашты.
Яклар төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикерләште. 
Рөстәм Миңнеханов Татарстан-Казакъстан мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, икътисадый һәм техник элемтәләр яңа дәрәҗәгә чыга, дип ассызыклады.
Марат Таҗин, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Казакъстан белән Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә үсеш алачагына һәм ныгыячагына ышануын әйтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20